Юбилярның кызы: “Минем әни – батмас “Титаник” ул”
Баулы шәһәрендә яшәүче тыл хезмәтчәне Мәрзия Гаязовага 95 яшь тулды.
Сугыш чоры авырлыкларын үз җилкәсендә татыган, әллә ничә тапкыр үлем белән күзгә-күз очрашкан Мәрзия Гаязова бер дә тик торырга яратмый. Авырлыклар аны чыныктырган, яшәүнең кадерен белергә өйрәткән.
Мәрзия Әбелфатыйх кызы Гаязова 1930 елның 26 октябрендә Баулы район үзәгендә тугыз балалы гаиләдә дөньяга килә. Әтиләре Бөек Ватан сугышы башлану белән фронтка китә. Сугыш чоры Мәрзия апа хәтеренә авыр хезмәт еллары булып кереп калган. Бик иртә эшкә җигелергә туры килә аңа. Ул чор балалары, өлкәннәр белән беррәттән кырда эшләп, Җиңүгә үз өлешләрен кертәләр.
1952 елда кыз Бөек Ватан сугышыннан инвалид булып кайткан Сәгыйть Хәйретдин улы Фәрхетдиновка кияүгә чыга. Алар бергә дус-тату 65 ел гомер итәләр, ике бала тәрбияләп үстерәләр. Лаеклы ялга кадәр Мәрзия Гаязова “Баулы авыл хуҗалыгы химиясе” оешмасында бухгалтер булып эшли. Ул – хезмәт ветераны, Бөек Ватан сугышы ветераны толы.
Мәрзия Гаязова – дүрт оныгы һәм биш оныкчыгы өчен яраткан әби. Менә инде ун ел ул кызы Фәридә Сәгыйт кызы кадер-хөрмәтендә яши.
– Әнием безгә һәрвакыт терәк булды, мине һәм абыемны мәхәббәт һәм кайгырту белән үстерделәр алар. Без аны бик яратабыз. Абыем Фәрит Сәгыйт улы Фәхретдиновка 72 яшь, Төмәндә яши, – дип сөйли Фәридә Сәгыйт кызы. – Туган нигезгә яшәргә кайтканыма инде ун ел. Башта әтиемне карадым. Ул, авырып, 2017 елда вафат булды.
Ветеранны олуг юбилее белән Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илмира Хөснуллина да котлады һәм, ныклы сәламәтлек теләп, чәчәк бәйләме, кыйммәтле бүләк һәм Россия Президентының котлау открыткасын тапшырды. Җитәкчелекнең шундый игътибарына юбилярның бик тә күңеле булды, рәхмәт белдерде һәм хәл-әхвәле белән уртаклашты.
– Бер дә тик тора алмыйм бит. Әле әйбәт кенә идем, хәтсез генә утын кистем дә ярамады, начарландым. Әле җиләкләр дә үстердем, – ди юбиляр. – Әле ярый кызым янымда, тикшереп, даруын биреп тора.
Фәридә Сәгыйт кызы сүзләренә караганда, әнисе быел хуҗалык эшләрендә бик булышкан, бик күп җиләк күчереп утырткан. Бер күзе начар күрсә дә, газеталар укырга ярата.
– Миңа гомер биргән өчен Аллаһка рәхмәт. Тугыз баладан мин генә исән калдым. Мин аларга дога кылып торучы, – ди Мәрзия Әбелфәтыйх кызы.–
Шунысы игътибарга лаек, бертуганнары арасында озак яшәүчеләр күп булган, ә әнисе 100 яшькә кадәр гомер иткән.
– Шәмсия әбинең яшен куып бара әнием. Ә бит ул, әле дә хәтеремдә: яшь чагында каты авырып, берничә тапкыр үлемнән калды. Без инде аны үләр дип уйлаган идек, – дип искә ала Фәридә Сәгыйт кызы. – Әниемнең иммунитеты бик әйбәт, бу бик сирәк күренеш. Бәлки, аның озак яшәвенең сере дә шулдыр. Мин әниемне, шаяртып, батмас “Титаник” дип йөртәм!
Өлкән яшьтә булуына һәм авырлыклар кичерүенә карамастан, Мәрзия апа яшәү дәртен саклап кала алган, ул ныклыгы һәм яхшылыкка өмете өзелмәве белән сокландыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев