Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Исергәптә язгы ташуга каршы әзерлек эшәре дәвам итә

Су ташу зонасында калу куркынычы булган һәр авыл җирлегендә дә ташуга каршы әзерлек эшләре дәвам итә. Шушы көннәрдә Исергәп авылының су буйларында урнашкан йортларның бакча артларыннан махсус техника ярдәмендә су агып төшү юллары ясадылар.

Авыл җирлеге сәркатибе Сөмбел Муллагалиева биргән мәгълүматларга караганда, ташу чорына әзерлек эшләре берничә этапта башкарыла. Су басу зонасына бигрәк тә Казан, Ленин һәм өлешчә Совет урамында яшәүчеләр эләгә. Март аенда ук халык арасында аңлату эшләре үткәреп, белешмәлекләр таратылган. Урман- басу юлларыннан агып төшәр кар сулары өчен алдан ук канаулар казылган. Шулай ук су агу юлындагы торбалар чистартылган. Ленин урамындагы елга буйларында урнашкан өйләрнең бакча артларыннан су күтәрелгән очракта да, йортларга кермәслек итеп махсус техника ярдәмендә канаулар ясалган.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев