Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Исергәп мәктәбе укучылары тарихи вакыйгаларны искә төшерде

Мәгълүмат сәгате Сталинград сугышына багышланган иде.

Исергәп авылы мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре ел әйләнәсе балалар бакчасы, мәктәп укучылары шулай ук өлкәннәр өчен дә бик күп эчтәлекле чаралар оештыралар. Аның чираттагысы урта яшьтәге мәктәп укучылары өчен булды. Сталинград сугышында җиңүнең 80 еллыгына багышланган “Сталинград сугышы -җиңүгә борылыш” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате төрле тарихи вакыйгаларны барлап, кызыклы да, файдалы да булып үтте.

Укучыларга Сталинград сугышы турында кыскача мәгълүмат бирелде. Сугышта корбан булганнарның коточкыч саннары бер генә укучыны да битараф калдырмады.  

Китапханәче Миләүшә Йосыпова әзерләгән “200 көнлек батырлык үрнәге” дип исемләнгән әдәби күргәзмә дә укучыларда кызыксыну уятты. Күргәзмә аша Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар, Сталинград сугышы аша үткәннәр хакында бик күп мәгълүмат алдылар. Китап күргәзмәсе “Җиңү җиңел бирелмәде”, “Данлы сугыш юлын үткән укытучы”, “Мин дә ул сугышта булдым...”, “Батырлыкның даны мәңгелек!” кебек бүлекләрдән торды, укучыларга аңлаешлы булды.

–Безнең дә карт әби һәм карт бабайларыбыз шул чорларны кичкәннәр. Минем әбием яклап карт бабам Миргазиян Хәбибуллин да Бөек Ватан сугышы ветераны булган. Ул Татар Кандызы авылында яшәгән, – дип дәрестән алган хисләре белән уртаклашты Радель Шәмсуаров. – Бабам турында мин укып кына беләм. Ул укчы-моряк булып җиде ел хезмәт иткән. Сугыш тәмамлангач та, ике ел хезмәт иткән ул. 

–Укучы балалар өчен нинди генә чара оештырсак та, алар теләп киләләр, теләп катнашалар. Чара үткәннән соң укучыларның сорау арты сорау биреп кызыксынуларын аеруча яратабыз. Димәк, эшебез юкка китмәгән, – дип сөйләде мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рәзифә Хәкимова. – Малайлар кызлар викторина кебек чараларны аеруча үз итәләр.

Бу юлы да укучылар викторина сорауларына җавап бирделәр. Укучылар белән очрашу Сталинград сугышы турында видеодәрес карау белән тәмам булды.

 

 

Фото: Рәзифә Хәкимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев