Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Янгын сүндерүче дигән һөнәр бар

30 апрельдә Россия күләмендә билгеләп үтелә торган Янгын күзәтчелеге көне ут-янгыннарга каршы көрәшкә гомерләрен багышлаган һөнәр ияләрен берләштерә

Янгын сагы тарихы битләре көчле, кыю һәм чит кеше кайгысына битараф булмаган һөнәрдә эшләүче кешеләр тарафыннан язылган. Дистәләрчә еллар янгын сүндерүче булып эшләүче хезмәткәрләр – традицияләрне саклаучылар һәм бай тәҗрибә ияләре. Алар яшь буынга белемнәрен җиткерәләр. Бүгенге язмабыз герое да әлеге һөнәргә кырык елдан артык гомерен багышлаган кеше.

Юрий Александрович Флегентов янгынга каршы хезмәттә 1985 елдан бирле хезмәт итә. Кырык елдан артык гомерен шул өлкәдәге һөнәри эшчәнлегенә багышлаган ул. Хезмәт юлын янгын сүндерүче позициясеннән башлаган Юрий Александрович бүлекчә командиры дәрәҗәсенә күтәрелә.

– Мин Алексеевка авылында туып үстем. Туган авыл мәктәбендә 8 нче сыйныфка кадәр укыдым, ә 9-10 нчы сыйныфны Потап-Томбарлы мәктәбендә тәмамладым, – дип сөйли үзе турында Юрий Флегентов. – Балачактан ук барлык малайлар машина йөртүче, машинист һәм космонавт булырга хыяллана. Ә мин янгын сүндерүче булырга теләдем.

Әңгәмәдәшем 1982-1984 елларда Венгриядә Дунайварош шәһәрендә 20 нче понтон-күпер полкында понтончы булып хезмәт итүе хакында да сөйләде.

– Понтонёр – кичүләрне төзү белән шөгыльләнүче хәрби хезмәткәр, ул гаскәрләрнең һәм техниканың елгалар, күлләр яисә башка су киртәләре аша хәрәкәтен тәэмин итә, – дип аңлатты Юрий Александрович. – Ә армиядә хезмәт иткәннән соң туган авылыма кайттым һәм 1985 елның 17 декабрендә Баулыдагы 14нче хәрбиләштерелгән янгын сүндерү частена янгын сүндерүчесе булып эшкә урнаштым. Казанда берьюлы өч юнәлеш буенча белем алдым: янгын сүндерүче, бүлекчә командиры һәм кече инспектор. Укып бетергәч, шундук бүлекчә командиры итеп билгеләделәр. Ул чакта безнең часть начальнигы Фоат Хәбибулла улы Әбсәләмов иде, миңа шундый авыр һәм җаваплы вазыйфаны ышанып тапшырганы өчен аңа рәхмәтлемен. Ул вакытта безгә тагын 32 нефть объекты беркетелгән иде, без аларга хезмәт күрсәттек.

Хезмәт вакытында Юрий Флегентов күп тапкырлар катлаулы янгыннарны сүндерүдә катнашкан һәм кеше гомерләрен, шулай ук кешеләр мөлкәтен коткарган. Бигрәк тә хезмәттәшләре белән бергә сүндергән беренче зур янгын истә калган.

– Урыссуда зур янгын булды. Безнең команда анда да чакырылды. Хәтерлим, мәктәптә янгын булган иде, – дип сөйли Юрий Александрович. – Бәхеткә, ул чакта беркем дә җәрәхәтләнмәде. Берәү дә зыян күрмәсен һәм чакырулар корбаннарсыз булсын иде дип теләп барам, һәр чакыруда әлегә кадәр шундый дулкынлану бар. Ә эш вакытында тәвәккәллек һәрвакыт беренче урынга килә, барлык хис-кичерешләр тупаслана, үзең турында уйламыйсың. Безне шулай ук юл-транспорт һәлакәтләренә дә чакыралар.

Юрий Александрович – коллективта хөрмәтле кеше, аны профессиональлеге өчен бәялиләр. Гаиләдә ул – яраткан ир, әти һәм оныклары өчен кадерле дәү әти.

– Гаиләм әйбәт, минем һөнәремне аңлый торган хатыным һәм ике балам бар – улым Алексей һәм кызым Алёна. Хатыным Светлана Владимировна белән инде 42 ел бергә кулга-кул тотынышып яшибез. Бу еллар эчендә ул да өйрәнде һәм безнең һөнәрнең ял көннәре булмавына күнекте. Әлбәттә, минем һәр дежур көнемдә борчылып көтә. Балалар минем белән горурлана. Гаиләм нык, тату, – дип горурланып сөйли Юрий Александрович якыннары турында. – Улыбыз нефтьче, ә кызыбыз полиция бүлегендә эшли.

Янгын сүндерүче һөнәре батырлык, кыюлык һәм башка кешеләрне коткару өчен үз гомерен куркыныч астына куярга әзер булуны таләп итә. Мондый кешеләр еш кына яшь буынга үрнәк була, тәҗрибә уртаклаша, иҗтимагый эшчәнлектә катнаша һәм янгыннан саклау традицияләрен саклый.

– Мине һәрвакыт, балалар мәктәптә укыганнан бирле, ата-аналар җыелышларында чыгыш ясарга чакыралар иде, – ди Юрий Флегентов. – Кайда гына булсак та, кем белән аралашсак та, куркынычсызлык беренче урында булырга тиеш.

Хезмәткә намуслы мөнәсәбәте өчен, Юрий Александрович Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының I, II, III дәрәҗә медальләре белән бүләкләнгән, күпсанлы рәхмәт хатлары, мактау грамоталары тапшырылган.

– Мин үз эшемне яратам, – ди ул. – Мәсәлән, хезмәт хакы яки тагын берәр нәрсә аркасында һөнәрне алыштырырга кирәк дип беркайчан да уйлаганым булмады... бу эш миңа бик ошый. Форсаттан файдаланып, хезмәттәшләремне һәм җитәкчеләремне һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм. Барыгызга да нык сәламәтлек, тыныч хезмәт һәм теләсә нинди хәлләрдә дә дөрес карар кабул итәчәгегезгә ышаныч телим. Безнең һөнәр кешеләре – башкаларны коткару өчен үзләрен куркыныч астына куярга курыкмаган чын геройлар.

 

 

Янгын сүндерүче һөнәре тарихы

1649 елның 30 апрелендә патша Алексей Михайлович Россиядә янгынга каршы хезмәтен булдыру турындагы указга кул куя.

Тарихи документтан күренгәнчә, ул чорда профессиональ янгын хезмәтенә нигез салынган, даими рәвештә кизү тору тәртипкә кергән, ә янгын куркынычсызлыгы хезмәткәрләренә бу юнәлештә тәртип бозучыларга – ут белән сак эш итмәүчеләргә – җәза бирү хокукы да йөкләнгән була.

Ә беренче профессионал янгын сүндерүчеләр командасы Петр I идарә иткән чорда оеша. Ул вакытта хәтта Адмиралтийство каршында беренче депо да төзелә.

30 апрель Янгын куркынычсызлыгы көне буларак 1999 елда Россиянең беренче Президенты Борис Ельцин тарафыннан игълан ителә.

 

Фото: Индира Сәйфуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев