Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чүте мәктәбе укучылары бәйрәм линейкасында бүләкләр алды

Яңа Чүте авылы мәктәбендә барлыгы 20 бала белем ала. Быел беренче сыйныфка өч бала килгән.

Җәйге каникулларны артта калдырып, бүген мәктәпләрдә беренче кыңгырау чыңы яңгырады. Яңа Чүте мәктәбе укучылары да тантаналы линейкага җыелдылар.

– Мин дә 1983 нче елда шушы авыл мәктәбен тәмамладым. Безнең класста унөч укучы идек. Сигез еллык кына мәктәп иде. Ул вакытта бездә бер катлы таш мәктәп иде, йөздән артык бала идек, – дип сөйләде Баулының өченче санлы спорт мәктәбе директоры Равил Мөхәммәтҗанов. – Бүген беренче сентябрь – белем көнендә тагын туган авылым мәктәбенә кунакка кайттым. Беренче укытучым Лениза Гомәровна Валеева белән очраштык. Бик күп хатирәләр күңелдә яңарды.

Тантаналы линейка барышында Равил Мөхәммәтҗанов авылның 250 еллык юбилеена атап ясалган сувенирны мәктәпкә дә бүләк итте. Шулай ук беренче сыйныф укучыларына приставка тапшырды. Физкультура буенча Бөтенроссия конкурсында икенче урын алган Зилия Мәҗитовага истәлекле бүләк бирде.

– Безнең мәктәпкә 2017 нче елда масштаблы капиталь ремонт ясалган иде. Шуннан соң мәктәпне саклап кына тотабыз. Быел уку башланыр алдыннан косметик ремонт кына ясадык, – ди мәктәп директоры Лилия Закирова. – Җитәкчеләрнең килеп тәбрик итүләре безнең мәктәп линейкасын тагын да тантаналырак итте. Һәр кеше укучыларга уңышлар, укытучыларга һәм ата-аналарга түземлек теләде. Быел мәктәпкә беренче сыйныфка өч кенә бала килде.

Фото: Равил Мөхәммәтҗанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев