Фатыйма әби “Хезмәткә дан”га язылырга оныткан
Баулының иртән – коймак, ә кичен домино исе аңкып торган бер йортында чандыр гына гәүдәле 77 яшьлек Фатыйма әби яши. Кечкенә дә төш кенә диләр мондый әбиләр турында. Бар җиргә дә өлгерә. Аның көн тәртибе: әтәчтән алда тору (әтәч үзен хуҗа дип уйламасын өчен), палас каккан Мансур картны дөрес селкемисең дип орышу, чәк-чәк белән чәй эчү һәм күрше Газизәнең гайбәтләрен үзенә каршы борып кую.
Фатыйма әби “Хезмәткә дан”ны инде 50 ел алдыра. 50 ел! Башта – мәрхүм ире өчен, аннары – үзе өчен, хәзер инде – гадәт буенча. Һәр җомга почта әрҗәсеннән “Хезмәткә дан”ны эзли – газета хәбәрләреннән бигрәк, аның исен ярата ул: ул типография буявы исе генә түгел, тәртип исе дә кебек.
Һәм менә бервакыт – апрель ае, яңгыр ява, тезләр сызлый – Фатыйма апа мөһим эшен оныткан. “Хезмәткә дан”га язылырга оныткан! Акчасы – янчыгында, янчыгы – сумкасында, сумкасы коридорда тора. Үзе исә лейтенант турында сериал карап утырды (ул лейтенант та кемнән сорау алганын гел оныта).
Фатыйма әби айның беренче көнендә, җомга көнне почта әрҗәсен караган иде, ул буп-буш. Икенче көнне дә буш. Өченче көнне анда Чабаксар трикотажы һәм тиз арада баета торган лотерея рекламасы гына ята. Фатыйма апа рекламаны иснәп карады – тәртип исе түгел, алдау исе килә.
Әби борчыла башлады. Ямансу булганга түгел, ә газетасыз үзен күзлексез калгандай хис иткәнгә. Барысы да бар кебек, тик дөньяның яме юк, күңелгә нидер җитмәгән кебек.
– Зөлфия-я-я! — дип кычкырды ул ишегалдындагы почтальон кызга. Шулкадәр каты кычкырды, хәтта күршедәге өч подъездда утлар үзләреннән-үзләре кабынды. – Кая минем “Хезмәткә дан”?
– Фатыйма апа, сез бит язылмадыгыз, – ди Зөлфия, чынаяк ваткан песи кебек гаепле тавыш белән.
Фатыйма әби эскәмиядә утыра. Күңелсез. Янында Мансур карт домино өстендә йокыга талган. Газета юк – ярар, яңалыкларны телефоннан карый. Анда: “Баулыда бер әби газетага язылырга оныткан, бөтен район аптырашта!” дип язганнар. Юк инде, язмаганнар. Бусын инде ул үзе уйлап чыгарды.
Шулчак ул бер нәрсәне аңлады: акылы белән түгел, җаны-тәне белән. Ул газетага гына түгел, ә “һәрчак сафта булу” гадәтенә язылган икән бит. Һәр атна җомга көнне – кечкенә бәйрәм. Ә шул бәйрәм булмагач, күңелендә бушлык калды – акча янчыгында түгел, ә көн тәртибендә.
Шул арада караса, Зөлфия килеп ята! Өстенә газеталар аскан – яңа ел чыршысына мишуралар элгән кебек.
– Фатыйма апа! Язылыгыз “Хезмәткә дан”га! Файдалы, кирәкле! Безнең якташлар турында язалар, кирәк-ярак киңәшләр дә бар. Элек сезгә һәрвакыт беренче булып кертә идем бит.
– Язылам, иртәгә! – дип карар кылды Фатыйма апа һәм, Мансур картны уятып, чәй-чәк белән чәй эчәргә кереп китте.
Иртән әби редакциягә юл тотты. Гөлнара Марсовна исемле хезмәткәр күзлеген төзәтеп куйды да:
– Исем-фамилиягезне әйтегез әле, әбекәй, – дип сорады.
– Фатыйма Шәмсенур кызы булам, 1949 елгы. Кипкән балык яратуымны исәпкә алмаганда, бернинди начар гадәтем дә юк.
– Күпмегә язылабыз? Өч айгамы, ярты елгамы?
– “Хезмәткә дан”гамы? Ярты елга, кызым! Өйгә китереп бирсеннәр, югыйсә монда килү минем өчен “Форт Боярд”та катнашу кебек.
Күршеләре Фатыйма әбине хәзер тагын да ныграк хөрмәт итә башлады. Ә почтальон Зөлфия җомга саен иң беренче булып аңа килә. Соңга калса, әби үзе редакциягә барып: “Бу почтальоннар бигрәк акрын йөри”, – дип фельетон язып куймагае дип курка.
Шуның белән әкият тә бетте, ә “Хезмәткә дан”га язылган кеше – иң шәп кеше!
Реклама хокукында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев