Фәрит Мөхәммәтшин: 58% мигрантлар эш эзләп Татарстанга килә
Мигрантларның 58% республикага эш эзләп килә. Бу хакта «Безнең йорт – Татарстан» журналына биргән әңгәмәсендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сөйләде.
«ТР Эчке эшләр министрлыгы статистикасы буенча, аларның 58% эш эзләп Татарстанга килә. Шулай ук чит ил гражданнары безгә белем алырга яки дәваланырга килә, ә аннары күпләре гаиләләре белән республикада яшәп кала», – диде Мөхәммәтшин.
Шул ук вакытта ТР Дәүләт Советы Рәисе республика хөкүмәте тарафыннан мигрантларны адаптацияләү буенча алып барылган эшкә игътибар юнәлтте. Мәсәлән, квартал саен түгәрәк өстәлләр үткәрелә, анда милли берләшмәләр лидерларына миграция законнарындагы үзгәрешләр турында хәбәр ителә һәм аларның туган сораулары тиз арада хәл ителә. Мондый чаралар шулкадәр нәтиҗәле булып чыккан ки, хәзер алар республика муниципалитетларында да үткәрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев