Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Элекке десантчы булмый

Узган гасырның җитмешенче еллары башында туган егетләр – илнең кораллы көчләре составында союз республикаларында хезмәт итәргә туры килгәннәрнең соңгылары, берничә ел узуга, әлеге республикалар безнең өчен якын чит ил илләргә әверелде. Баулылы Максим Козлов шуларның берсендә – Литвада хезмәт иткән.

Литва союз республикаларыннан иң беренче булып бәйсезлек турында игълан итә – 1990 елның мартында республика Югары советы шул хакта карар кабул итә. Совет власте Литвага бары ел ярымнан соң гына мөстәкыйльлек бирә. Максим Козлов нәкъ менә әлеге каршылыклы чорда – 1990 елның 19 маеннан 1992 елның 19 маена кадәр әлеге Балтик буе республикасында хезмәт иткән.

Егет һава-десант гаскәрләренә эләгүенә сөенеп туялмый. Ул моңа бала чагыннан ук әзерләнә. Десантурага барлык параметрлар буенча сайлап алуның бик катгый булуын аңлый. Булачак десантчы, яхшы физик формага ия булудан тыш, аның психоэмоциональ халәте дә тотрыклы булырга тиеш, чөнки хезмәт итү барышында шактый катлаулы бурычларны хәл итәргә туры килә. Максим өч ай дәвамында Казла-Руда шәһәрендә укыту частенда була, аннары Мариямполе шәһәрендә урнашкан 119нчы гвардия парашют-десант полкына күчерелә.

– Башта, билгеле, бик кыен булды, – дип искә ала Максим Петрович. – Яңа шартларга җайлашырга кирәк иде, ул исә без күнеккәннән нык аерыла. Сержантлар безне ничек кенә йөгертмәде... Бик тә конфет ашыйсы килде. Анда бер генә татлы ризык та юк иде. Әле тагын өйне сагыну... Тик анда сине жәлләп торучы юк. Бөтен кыенлыкларны да үзең җиңеп чыгасың, чыныгу узасың.

Максим Козлов армиядә хезмәт итү барышында  парашюттан 42 тапкыр сикерә. Беренче сикергәндә куркыныч булдымы, дигән соравыма болай дип җавап бирде: – Ул чагында, яшь сугышчы мәктәбен әле яңа гына тәмамлаганда, бернинди курку да юк иде. Курку соңрак, аз гына хаталану да гомергә торырлык икәнен аңлый башлагач, барлыкка килә. Максим Козловка армиядә бергә хезмәт итүче егетләрнең һәлак булуы шаһиты булырга туры килә. Ул чагында  һава-десант гаскәрләрендә шундый кагыйдә була: сикергәндә парашют ачылмаса, десантчыга запас парашютта җиргә төшәргә туры килә, психоэмоциональ халәтен торгызу өчен, аны чираттан тыш отпускка җибәрәләр. Кайбер егетләр төп парашютларын аңлы рәвештә ачмаганнар, запасы да ачылмау очраклары булган. Мондый фаҗигаләр ешайгач, ул кагыйдәне бетергәннәр.

Максим Козловка тынгысыз вакытта хезмәт итәргә туры килә. Тик ул чагында яшь солдатлар моны аңлап бетермәгәннәр. Аңа еллар узгач кына төшенгәннәр. Төнге сугышчан тревогалар илдә барган вакыйгалар белән туры килгән булып чыга. Мәсәлән, 1991 елның егерменче августларында  ашыгыч рәвештә Мәскәү янындагы бер шәһәргә очарга туры килгән. Алар анда тәүлек ярым чамасы булганнар һәм башкалада тарихка август путчы буларак кереп калган вакыйгалар булганын белмәгәннәр дә.

Максим Козлов армиядән соң Казан авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлый, инженер-механик һөнәренә ия була. Һөнәренә тугры кала, күп еллар шәһәрдәге транспорт предприятиеләрендә үз белгечлеге буенча эшли. Максим Козлов өчен 2 август үзенчәлекле. Бу көнне ул хезмәт иткән елларын искә ала, котлаулар кабул итә. Күптән түгел ул десантчылар берлегенең җирле бүлегенә әгъза булып кергән, иҗтимагый оешма эшендә актив катнашырга исәбе. Элекке  десантчы  булмый якташлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ