Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Бәхетле язмыш

Халык мәгарифе отличнигы Галия Галимовага шушы көннәрдә 80 яшь тулган булыр иде. Кызганычка каршы, биш ел элек ул безнең арабыздан китеп барды.

“Бәхет нәрсә ул?” – дигән сорауга төрле кеше төрлечә җавап бирер иде. Мин Галия Муллаян кызының гомер юлын барлыйм һәм аны бәхетле язмышлы шәхес булган дип саныйм. Бәхет ул – башкаларга файда кылып яшәүдә, үзеңнән соң якты хатирәләр калдыруда, киләчәк буыннарга калырдай акыллы сүзләреңдә, игелекле гамәлләреңдә. Галия Муллаян кызының тормыш һәм 38 еллык педагогик хезмәт юлы нәкъ шундый эз калдырган.

Бу очерк аның тууына 80 яшь, вафат булулына 5 ел тулу уңаеннан языла. Галия Әхмәтҗанова 1939 елның 1 октябрендә Исергәп авылында 5 балалы гаиләдә төпчек кыз булып дөньяга килә. Аңа 2 яшь дигәндә, әтиләре инде фронтка алынган һәм Галиягә аны күрү, аның кулында тәрбияләнү, ярдәменә таяну насыйп булмаган, чөнки ул сугышта һәлак булган. Гаилә өчен ачлы-туклы ялангачлы еллар әле озакка сузылган: зур абыйсы Әмирҗанга да 11 яшь кенә бит. Шулай булса да, Галия 6 яшеннән мәктәпкә киткән, бик теләп, яхшы укый башлаган.

Исергәп җиде еллык мәктәбен тәмамлагач, ул сыйныфташы Лениза белән Бәләбәйдәге татар педучилищесына укырга керә. Анда яхшы укучыларга ай саен 14 сум стипендия түлиләр, аңа 1 ай яшәп була. Дүрт ел, зур тырышлыклар нәтиҗәсендә үтеп китә. Ул Башкортстанның Чишмә районы Чернигов авылына башлангыч сыйныфлар укытучысы һәм пионер вожатый итеп рус мәктәбенә эшкә җибәрелә.

Фатирга бу мөлаем кызны мәктәп директоры (Башкортстанда билгеле шәхес, элекке Уфа мэры, хәзер Госдума депутаты Павел Качкаевның әбисе) үзләрендә торырга алып китә.

– Ике ел эчендә ул директордан алган акыллы киңәшләр, методик ярдәм алдагы педагогик эшчәнлегемдә миңа гомер буена җитәрлек булды, – дип сөйли иде ул. – Гаиләдәге әдәплелек, әхлаклылык, белемлелек һәрдаим күз алдымда үрнәк булып торды. 3-4 яшьлек Павелның нинди интеллектуаль гаиләдә күркәм тәрбия алуын күреп сокландым.

Галиянең рус авылында төпләнеп калу ихтималын сизенеп, әнисе Могаффа апа кызының Чишмә районыннан туган авылы Исергәпкә кайтуына бик шатлана. Галия авылдашы Марс Галимовка тормышка чыга.

Исергәп мәктәбенең ул еллардагы тәҗрибәле директоры Әүхәди Зыяров җитәкчелегендә эшли башлый. Әүхәди Карип улы үзенең элекке укучысының чын педагог булып җитлегүен күзәтә һәм 10 елдан мәктәпнең завучы итеп билгели. Завуч ул – укытучыларның укытучысы һәм Галия Муллаян кызы бу вазыйфаны үтә дә җиренә җиткереп башкара.

Бу вакытта инде ул Алабуга пединститутын читтән торып рус-татар бүлеге белгечлеге буенча тәмамлый. “Бер имтиханга да программадагы барлык әсәрләрне укып чыкмыйча керми идем”, – дип сөйли иде ул. Әйе, мин аның тирән белемле булуына, белемен укучыларына җиңел һәм аңлаешлы итеп гади генә җиткерә алуына ачык дәресләренә кергәндә соклана идем.

Без, Исергәп, Татар Томбарлысы, Кызылъяр мәктәпләре, төбәк методик берләшмәсе идек. Һәрвакыт тыгыз бәйләнештә эшли идек, дистәләгән ачык дәресләр үткәреп, тәҗрибә уртаклаша идек. Беренче чиратта ачык дәресләрне директор белән завуч бирә, алар башкаларга үрнәк булырлык дәрәҗәдә иде.

Галия Муллаян кызы чын укытучы-методист булып җитлекте. Аны район мәктәпләрен тикшерергә дә еш чакыралар иде.

70нче еллар башында Исергәп урта мәктәбенә яшь укытучылар күп килде, аларның күбесе педагогик эшчәнлеккә Әүхәди Карип улы һәм Галия Муллаян кызының тәҗрибәле, акыллы, шул ук вакытта таләпчән җитәкчелеге нәтиҗәсендә чагыштырмача җиңел кереп киттеләр.

Галия Галимованың эшчәнлеге үз вакытында югары бәяләнде. Аңа “СССРның мәгариф отличнигы” һәм тагын берничә елдан “Халык мәгарифе отличнигы” дигән илебезнең иң югары исемнәре бирелде.

Әүхәди Карип улы директорлыкка үзенә алмашны да әзерләгән икән. 15 ел завуч булып эшләгән Галия Муллаян кызы мәктәп директоры вазыйфасына тәкъдим итеп, 1983 елда үзе лаеклы ялга китә. Ә бүгенге көндә Исергәп урта мәктәбе Әүхәди Зыяров исемен йөртә. Алда 12 ел үтә җаваплы эшенә мәктәпнең хуҗалык эшләре өчен җаваплылык та өстәлә. Үзенә хас тырышлык, төгәллек, максатчанлык белән ул бу постта да Исергәп мәктәбенең районда иң алдынгы дигән исемен югалтмавына ирешә. Әлбәттә, бу көчле, тәҗрибәле педагогик коллектив белән тату, үзара аңлашып эшләү нәтиҗәсе иде.

Параллель рәвештә ул “Урал” колхозы парт оешмасының пропагандисты, 3 бала анасы да. Сәламәтлек бик үк ташып тормаган бу ханымга эшендә һәм гаилә тормышында төп терәге: акылы, белеме, сабырлыгы, тәҗрибәсе булса, икенчедән, тормыш иптәше Марс Харис улы һәм үзләре белән бергә яшәгән әнисе Мөгаффа Зәки кызы булды. Балалары Азат, Ландыш, Марат та әти-әниләренең йөзенә кызыллык китермәделәр, гаилә корып, балалар үстереп яшиләр. Кызы Ландыш әнисе юлыннан китте һәм әйдәп баручы укытучы булып җитлекте. Килене Рәзимә дә педагог, икесе дә 4нче санлы Баулы татар гимназиясендә эшлиләр.

1995 елда лаеклы ялга киткәч тә әле Галия Муллаян кызы Исергәп мәктәбенең һәм авылның зыялы, гыйлемле, тәҗрибәле вәкиле буларак, җәмәгать тормышында актив катнашуын дәвам итте. Авыл җыеннарында, мәҗлесләрдә, кичәләрдә ул гади генә итеп, үз фикерен көчләп такмыйча, чыгышлар ясый, чөнки сизә авылдашлары өчен аның фикере мөһим. Шунлыктан аңа авыл мәнфәгатьләреннән читләшергә күңеле кушмый иде.

Төрле сәбәпләр белән вакытлыча эшләми торучы рус теле укытучылары урынына мәктәпкә чакырсалар, ул бик теләп бара иде: белемен укучыларга бирү аңа канәгатьлек бирде. Хәтта бер елны чыгарылыш сыйныфын бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләргә чакырылды. Бу эшне дә уңышлы башкарып чыгуына сөенеп миңа сөйләде. Фәндәше һәм фикердәше буларак, мин аның шатлыкларын да, борчуларын да уртаклаша идем.

Минем Галия белән танышып, ахирәт дустым булып китү дә үзенчәлекле. Галиянең җиңгәчәсе Ләбибә апа (Әмирҗан абыйсының хатыны) Кызылъярныкы, безгә күрше генә торалар иде. 1955 елның җәендә Ләбибә апаның әнисе Мәгъшиятәй безгә керде дә: “Безгә кунакка синең кебек укытучылыкка укый торган кодача килде, танышыгыз, дуслашыгыз, ул – Галия, син – Галимә, – дип, үзләренә алып керде. Галия Бәләбәй педучилищесының 2 курсын тәмамлап, каникулга кайткан. Мин Самара өлкәсе Камышлы педучилищесының 1 курсын тәмамлап кайткан идем (безне 3 курска Богырысланга, 4 курска Оренбургка күчерделәр). Шуннан бирле инде без аерылышмадык, сердәшләр һәм коллегалар булып киттек, даими  хәбәрдәшеп, киңәшләшеп, күрешкәләп күрше авылларда гомер иттек.

Ул соңгы көннәренә кадәр әдәби журналлар алдырып укыды. Авылдашы Миргазыян Юныс, якташы Фәнис Яруллин әсәрләрен дә бик яхшы белә, аларның иҗади кичәләрендә катнаша, тирән эчтәлекле чыгышлар ясый иде. Миргазыян абыйның дусты һәм фикердәше иде, туган авылына кайтканда дустанә очрашалар, кичәләр үткәрәләр иде.

Без Галия белән укылган әсәрләр буенча (бигрәк тә “Роман-газета”, “Казан утлары”, вакытлы матбугат) телефоннан сәгатьләр буена фикер алыша, рухи ләззәт тоя идек.

Мин бу алыштыргысыз затлы дустымны бик юксынам, тирән хөрмәт белән еш искә төшерәм, күңел түрендә саклыйм.

Галия Муллаян кызының тормышы һәм педагогик эшчәнлеге турында язуым тикмәгә генә түгел. Бүгенге педагогларны, тәрбиячеләрне, барлык мәгариф хезмәткәрләрен һәм җитәкчеләрен аның дәрәҗәсенә күтәрелергә, аннан үрнәк алып, эшләрендә һәм тормышларныда маяк итеп, үзләреннән соң хөрмәт белән искә алырлык эз калдырырдай гамәлләр кылып яшәүләрен чын күңелдән телим.

Никадәрле тынгысыз һәм мәшәкатьле буса да, Галия Муллаян кызының язмышы бәхетле һәм тирән хөрмәт белән искә алырлык булып узган.

Бу язманы укыганнан соң әле күпләр, бигрәк тә Исергәп урта мәктәбендә ул эшләгән елларда укыган укучылар, коллегалары, авылдашлары күңелләреннән аңа рәхмәт хисләре кичерерләр, аның рухын сөендерерләр, бакыйлыкта урынының җәннәттә булуын теләрләр.

Минем дә тормышымның бизәге булды ул, мең рәхмәтле мин аңа.

Галимә Галимуллина,

Кызылъяр мәктәбендә 38 ел рус теле һәм әдәбияты укыткан ветеран-укытучы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев