Безгә язалар
Сезнең ярдәмегез сорала.
Мин Яр Чаллы шәһәреннән, армиядә бергә хезмәт иткән Сирень Шәфигуллин эзлим. Ул тумышы белән Урыссу бистәсеннән, 1959 яки 1960 елгы.
Армиягә без көзен чакырылдык. Германиядә, Хальберштадт шәһәрендә хезмәт иттек. Мин танкист идем, ә Сирень – машина йөртүче. Бер казармада ел ярым яшәдек. Кызганычка каршы, адресларны алышмадык, яшь идек, бу турыда уйламадык. Хәзер инде икебезгә дә 65 яшь, шактый еллар узды, минем аны күрәсем килә.
Хәзер ул Баулы районында яши – бәлки Баулыдадыр, бәлки берәр авылдадыр. Ярдәмгә бик өметләнәм һәм алдан ук рәхмәт әйтәм.
Залит Зыятдинов
Редакциядән: Әлеге хат темасына кагылышлы нинди дә булса мәгълүмат белсәгез, 8 (85569) 5-64-50 телефон буенча “Баулы-информ” редакциясенә яки “ВКонтакте” социаль челтәрендәге “Баулы-информ” төркеменә мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз. Электрон почта: slava_trudu@bk.ru. Без сезнең мәгълүматны хат авторына тапшырырбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев