Безгә язалар
Баулыда яшәүче Зарина Мәүлетова “Баулы-информ” редакциясенә үзен борчыган зарларны язып җибәргән.
Шәһәребез бик матур, биредә яшәүчеләргә дә, кунакка килүчеләргә дә уңайлы. Җәмәгать киңлекләре актив рәвештә үсә. Әмма кайбер кешеләр шәһәрнең чисталыгын һәм матурлыгын сакларга күнекмәгән. Минем йорт үзәк парк янында урнашкан – тәрәзәләр турыдан-туры аның территориясенә карый. Биредә матур итеп плитка түшәлгән, яшь агачлар утыртылган, газон бар. Яшьләр (өлкәнрәк кешеләр дә) бик еш чүп ташлый, кайвакыт эскәмияләр яныннан үтәрлек түгел – барысы да чүп-чар белән тулган. Узып барганда, матур булсын һәм чүп-чар аунамасын өчен, аны урнага ыргытам. Шәһәрне төзекләндерү идарәсе эшчеләренә рәхмәт, алар умарта кортлары кебек эшлиләр һәм бөтен чүп-чарны җыялар.
Күптән түгел булган тагын бер хәл бик борчуга салды. Тәрәзә төбемдәге гөлләргә су сибеп торганда, урамда 8 һәм 4 яшь чамасындагы ике малай белән баручы бер әбине күреп алдым, паркка йөрергә чыкканнар, күрәсең. Әби кеше эскәмиядә утыра, ә малайлар шул тирәдә уйный. Малайларның берсе туалетка барасы килүен әйтте ахры, әби, озак уйлап тормастан, аны безнең йорт янына алып килде. Малай безнең тәрәзә каршында үз эшен эшләде дә, әбисе, канәгать булып, аны алып китте. Мин тәрәзә кагарга гына өлгердем, аннары гына, әбине (сүз уңаеннан, яшьтәшемне) бераз оялтырга кирәк булган, дип уйлап куйдым. Ярый әле үзе дә, шунда янәшә утырып, үз эшен эшләмәде. Без бит эт түгел, иптәшләр! Әйдәгез, безнең уртак мөлкәтебезгә хөрмәт һәм саклык белән карыйк, тәрәзә янындагы территория, парклар – чүп савыты да, җәмәгать бәдрәфләре дә түгел.
Фото: Булат Минһаҗев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев