Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Белгечләр талпаннан саклануның иң нәтиҗәле ысулын әйтте

Талпан энцефалитыннан саклануның иң нәтиҗәле чарасы — вакцинация, шул ук вакытта талпаннарга каршы махсус химик чаралар да бар. Бу хакта РИА Новости агентлыгына Роспотребнадзорның матбугат хезмәтендә хәбәр иткән.

«Талпан энцефалитыннан саклануның иң яхшы юлы – прививка ясату. Шул ук вакытта индивидуаль саклану чараларын да онытмаска кирәк, бигрәк тә химик препаратлар куллану мөһим», – диелә хәбәрдә.

Роспотребнадзор белгечләре аңлатуынча, махсус химик матдәләр ярдәмендә талпаннарны үтерә торган чаралар да бар. Аэрозоль яки акбур рәвешендәге мондый препаратлар урман талпаннарыннан тулысынча диярлек саклый ала.

Әмма химик саклану чараларын өч яшькә кадәрге балалар өчен кулланырга ярамый. Әгәр талпан кадалганын күрсәгез, кичекмәстән медицина ярдәменә мөрәҗәгать итәргә һәм талпанны лабораториягә тапшырырга кирәк.

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев