Баулының «Асылъяр» лары хәрбиләргә ярдәм җыюны дәвам итә
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга Баулы халкы төрлечә ярдәм итеп, җиңүне якынайтырга тырышалар. Бердәмлектә –көч, дигән девиз белән Муса Җәлил исемендәге мәдәният йорты каршында эшләп килүче Йолдыз Шакирова җитәкләгән “Асылъяр” вокал ансамбле дә һәрдаим ярдәм күрсәтә. Бүген алар хәрбиләр өчен күчтәнәч посылкалар әзерләделәр һәм шифалы үләннәрдән “Туган як” чәе әзерләделәр.
Туган як күчтәнәче, кул җылысы, изге теләкләр теләп тутырылган шифалы чәйләр, җылы йоннан бәйләнгән оекбаш- бияләйләр янына кибеттән сатып алынган дистәләгән төрле кирәк-ярак – алар барысы да хәрбиләргә, җиңү өчен.
– Үзебезнең якташларыбызга “Туган як” чәе әзерлибез. Оекбашлар бәйләп китердек, носкилар, – дип аңлатып үтте Бөтендөнья татар конгрессының Баулы бүлекчәсе җитәкчесе Йолдыз Шакирова. – Әле бер кечкенә өлеше генә җыелды, без аларны зур коробкаларга тутырып җибәрәчәкбез тиз арада. “Асылъяр» ансамбле бу эштә һәрдаим ярдәм итәбез. Бүген бу чәйләрне тутырганда йөрәк җылыбызны, әнкәйләрнең җылысын салып әзерлибез. “Мәтрүшкәләр” җыры күңелгә килә.
– Шушы җыйган тәмле исле үләннәр, мәтрүшкәләр – безнең туган ягыбызның зур байлыгы. Аларның исе таралды бөтен мәдәният йортының бүлмәләренә дә, – ди махсус чәй пакетына шифалы үләннәрне җайлап сала- сала “Асылъяр” ансамбле аккомпаниаторы Зәйтүн Муллаянов. – Җәйге мизгелләр искә төште, бөтен яхшы фикерләр, яхшы тойгылар. Илебезне саклаган, яуда булган егетләребезгә изге эш булып бара. Без аларны туган якларда исән-сау килеш көтеп калабыз.
– Бу чәйләр белән бергә без тагын кибеттән алган носкилар, тәмле печеньелар, пакетлы чәйләр дә алып коробкаларга тутырачакбыз, – ди Баулының “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Римма Яруллина. – Бүген чәй тутырабыз. Моңа кадәр мин үзем шәхсән дә пирожкилар, булочкалар пешереп тә җибәрдем. Кызларыбызга да рәхмәт, “Ак калфак” лар да, “Асылъяр”лар да, гомумән, бу эшкә халык бик теләп кушыла.
Илдә махсус хәрби операция игълан ителгәннән бирле гади халык үзенең кулыннан килгәннең барысын да эшләргә тырыша. “Асылъяр” ансамбленә йөрүче Ләйлә Гафиятуллина да изге эшләрдә актив катнашучыларның берсе. Иң беренчеләрдән булып солдатлар өчен җылы оекбашлар бәйләтүне оештыручыларның берсе дә ул. Бүгенге көндә җәмгыять эшләренең берничә төрлесенә өлгерә ул. Театр артисты да, “Ак калфак” оешмасы әгъзасы да, ветераннар оешмасының спорт бүлегендә уңышларга ирешүче җитез дә. Хәрбиләргә “Туган як” чәен дә изге теләкләр белән әзерли.
– Ничә ел бит хәрбиләребезгә ярдәм белән шөгыльләнәбез. “Ак калфак”ның олы командасы белән дә шулай җибәрдек, күпме носкилар бәйләп җибәрдек, йоннар эрләдек, театр белән дә, “Здравушка” клубы да килде, челтәрләр бәйләдек, – дип сөйләде ул. – Театрдагы Нурия апабыз һәм Әнисә апабыз йоннарны эрләп, әзерләп алып килгәннәр иде. Алардан җыелышып оекбаш-бияләйләр бәйләдек. Ә күршеләрем, туганнарым белән бакчада үскән кабаклар, бәрәңгеләр, чөгендерләр – барысын да илтеп бирдек. Хәрбиләребез исән-сау, тизрәк кайтсыннар иде инде.
Туган яктан килгән ярдәм хәрбиләргә мөһим. “Асылъяр”ларга солдатлардан рәхмәт сүзләре дә килеп ирешкән.
– Апрель аенда зур хәйрия концерты оештырып матди ярдәм ясадык. Бөтен җыелган акчаларны да хәрбиләргә җибәрдек, – ди Йолдыз Шакирова. – Һәм беләсезме, быел Сабантуенда Яңа Чүтедә бер яугиребез аягын авырттырып госпитальдән ялга кайткан иде, һәм ул әйтте, чынлап та ярдәм килә, туган яктан шундый күчтәнәчләр килә диде. Димәк, безнең ярдәмебез, теләкләребез аларга барып ирешә. Шуңа күрә, кулдан килгәнчә, ярдәм итик.
Хәрбиләр өчен җыелган азык-төлек һәм кирәк-яракларны “Асылъярлар» тиз арада шәһәрнең гуманитар ярдәм җыю пунктына тапшырачаклар.
Фото: Индира Сәйфуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев