Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулылының эшләмәгән эше юк

“Өлгермәгән җире юк, эшләмәгән эше юк” дип нәкъ менә Ләйлә Нургали кызы Гафиятуллина кебек кешеләр турында әйтәләр. Җирле театр артисты буларак район халкына таныш, үзешчән җырчы, Баулы “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы әгъзасы, ветераннар арасында җитез спортсмен, махсус хәрби операция зонасындагы солдатларга ярдәм күрсәтүче волонтёр, аш-су остасы, кайгыртучан әни һәм күпләргә үрнәк булырлык сөйкемле дәү әни ул.

Сәләткә чикләр юк

Ләйлә Гафиятуллина 1955 елда Акбуада (хәзерге Баулы) туа. Ишле гаиләдә үсә ул.

– Әнием Уфа ягыннан килен булып килгән, әтием шул якта хезмәт үткән һәм сугыштан соң әнине алып кайткан. Алар әби-бабайлар янында Баулыда төпләнеп калганнар, – дип башлады ул сүзен. – Без дус һәм тату гаиләдә биш бала үстек. Туган җирем Баулыны бик яратам. Без бит буа буенда үстек, шуңа да Акбуа дигәч тә күңелемә бик якын. Мин 1963-1973 елларда Баулының икенче санлы мәктәбендә укыдым. Укуыбыз гел рус телендә генә булды дисәм дә, ялгыш булмас.

Мәктәпне тәмамлаган кыз, башка яшьтәшләре кебек үк Казан шәһәренә юл тота. Авиация техникумын тәмамлап, технолог һөнәрен ала һәм аны Бакуга юллама белән җибәрәләр. Китү белән туган җирен сагына башлый ул, бераз гына анда эшли һәм кире Баулыга кайта.

– Уку кирәк иде, Казан дәүләт финанс-икътисад институтына кердем. Кайда гына укысам да, кайда гына йөрсәм дә, ялларга кайткан арада аскы Баулыдагы балалар бакчасында төрле бәйрәм чараларында катнашырга өлгерә идем: биедем дә, бәйрәмнәрдә Кар кызы һәм башка рольләр башкардым. Күбрәк биетәләр иде, – дип, мәктәптә укыган, актив буларак тик тора алмаган яшьлек елларын сагынып сөйләде Ләйлә ханым. – Мәктәптә укыганда ук Николай Лазарев классында биюгә йөрүемнең дә файдасы зур булды. Ул вакытта җиде пар булып бии идек. Унынчы класста укыган вакытта ук миңа Илдус Сорурович бию түгәрәген алып бару эшен дә йөкләде. Чыгыш ясауларны бик ярата идем. Аннары агитбригада белән дә йөри идек. Оештыру сәләте, сәхнәдә үз-үзеңне тоту, артистлык та шул елларда башлангандыр. Казанда алты ел уку дәверендә, Баулыга кайтып, вожатый булып та эшләргә өлгерә идем мин. Ул вакытта Фәхриев Миргалиян Миргазиянович, Дегтярев Александр Иванович (кызганыч, икесе дә мәрхүмнәр инде) белән бергә эшли идек. Ул гына да түгел, мәктәптә дә, студент вакытларда да спорт чараларына йөрдек, спортсменнар да идек. Баскетболдан, волейболдан гел беренче урыннар гына алдык. Аннары мин автоматтан атарга да йөрдем. Ул еллардагы активлык һәм җиңүләрем хакында бик күп дипломнар сөйли. Танылган зур-зур артистлар килгән вакытта билетлар тарату эше белән дә мәшгуль була идем. Ничек өлгергәнмендер, белмим. Шулай булдыра алганча тырыштым мин. Укуларым беткәч, төзелеш трестына икътисадчы булып эшләргә киттем. Ул эштә бераз эшләдем дә, мине аерым “Халык иҗаты” дигән яңа сәнәгать цехына күчерделәр. Анда ипи савытлары, аш-су кирәк-яраклары, такталар чыгара идек.

Казанда эшләгән дәвердә Ләйлә ханым кияүгә чыга. Тик тигез гаилә бәхете дигәнең генә аны урап уза.

– 1987 елда Казаннан кире Баулыга кайттым. Берсеннән берсе ике кечкенә бала иде ул вакытта. Дөресен әйткәндә икенче кызым кайткач туды, – дип сөйли Ләйлә Гафиятуллина. – Мин кайтканны ишетеп, Укучылар йортына бию түгәрәге алып барырга эшкә дә чакырдылар. Балага ике ай да юк вакытта эшкә чыктым. Ике кечкенә кызымны әнием карап кала иде. Аннары МППга (күптармаклы җитештерү оешмасы) Мәҗитов Нәсим Каюмович икътисадчы итеп тә чакыра килде. 1989 елда мине план-җитештерү бүлеге начальнигы итеп билгеләделәр. Анда 1993 елга кадәр эшләдем һәм, 1994 елдан үз эшемне ачып, эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башладым. Аннан тыш бию түгәрәкләре дә алып баруымны дәвам иттем.

Ләйлә Гафиятуллина кайда һәм кем генә булып эшләсә дә, мәдәни өлкәгә якын була, активлыгы кимеми.

– Мәктәптә, техникум һәм институтта алган белем, тормышта чыныкканлыгым, төрле тармакларда эшләп алган тәҗрибәм, җитезлегем бүгенге көндә лаеклы ялда да миңа ярдәм итә, – ди ул. – Баулыда бит хәзерге көндә пенсионерлар, ветераннар өчен яшәргә дә, спорт белән шөгыльләнер өчен дә барлык шартлар һәм уңайлыклар бар.

 

“Театр чире”

Лаеклы ялга чыгып, ял итеп кенә ятарга да ирек бирмиләр Ләйлә Нургали кызына. Баулы татар халык театрының гөрләп эшләгән вакытында яңа сулыш, яңа артист-башкаручы булып килеп керә ул.

– Пенсиягә чыккач, спорт белән шөгыльләнермен, ял итеп кенә яшәрмен дип, спортзалга киттем. Анда теннис уйныйм, җиңел атлетика белән кызыксынып киттем – йөгерәм. Шул елдан пенсионер-ветераннар өчен спартакиадалар башланды. Анда катнаша башладым, чөнки тик торып булмый. Ә Казанга хәзер 13 ел буе йөрибез без, алдынгы урыннар алабыз. Баулы районының республикада беренче урын алган вакытлары күп булды, – ди әңгәмәдәшем. – Бер тапкыр, сәламәтлекне ныгыту нияте белән, Әлмәт шифаханәсендә булырга туры килде. Анда шул ук вакытта Баулыдан Миргалиян Миргазиянович та ял итә икән. Минем янга килде, кулында ниндидер текст. Ул мине театрда уйнарга үгетли башлады, бер рольнең бары тик миңа гына туры килүен әйтте. Мин башта бик каршы идем, чөнки татарча юньләп сөйләшә дә белмим. Якташыбыз Зөләйха Минһаҗеваның “Шайтан бутады” спектакленә әзерләнәләр икән. Миргалиян Миргазиянович үзе башта укып күрсәтте, мин бөтенләй югалып калдым. Чөнки сәхнәгә чыгып, өстәвенә татар телендә сөйләп йөрер дәрәҗәдә түгел идем. Ничек кенә каршы булсам да, ул үзе кайтып киткәндә, миңа текстны барыбер калдырды һәм аны күчереп язарга кушты. Бу рольне уйный алачагыма үзем дә ышанмадым. Шулай да теге текстны күчереп яздым мин, бер-ике тапкыр укып та чыктым. Телне белмәү бу вакытта миңа оят булды. Шулай да, өйгә кайткач, театрга бардым, чөнки Миргалиян Миргазиянович чын укытучы, психолог иде бит. Әкренләп театрга кереп киттем, аннан миндә “театр чире” башланды. Безгә, театрда уйнаучыларга, акча да кирәкми, ә уйнау шундый ләззәт бирә. Театрның уңай якларын мин хәтта сөйләп тә бетерә алмамдыр. Театрга бер кергән кеше аннан чыга алмый. Театрны кечкенәдән үк яратам. Чөнки без гаиләдә, әйткәнемчә, күп идек. Тормышыбыз җиңел узды, дип әйтмәс идем. Әти-әниләрнең башы эштән чыкмады да. Ял көннәрендә әниебез бөтен эшне бергәләп тиз генә эшләргә куша иде дә радиодан спектакль тыңлый идек. Радиотапшыру барган вакытта өйдә тып-тын була иде, барыбыз да спектакль тыңлый идек. Мин бүгенге көндә дә, кайсы гына шәһәргә барсам да, иң беренче театр бинасын табып, спектакль карап кайтам.

 

“Ак калфак” активисты

Бер җирдә актив кеше бар җирдә дә активлык күрсәтә, күмәк эшләрне күтәреп ала. Ләйлә Гафиятуллина да шундыйлардан. Баулыда “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы барлыкка килү белән, аны анда да “бөтереп” кенә алалар.

– Таң ата да кич була, вакытның узганы сизелми дә. Мин һәрвакыт бөтен эшкә дә өлгерергә тырышам. Юк, булдыра алмыйм, дигән сүзләрне әйтергә тырышмыйм. Булдырам диеп тотынсаң, барысы да була, – ди Ләйлә ханым. – Башта инде балалар кечкенә чакта вакыт кысанрак иде, ә хәзер бит алар зурлар, үзләрен үзләре карый. Инде оныкларым үсеп җитте. Бер оныгым хоккейчы, соңгы уеннарында “Иң яхшы бомбардир” исемен алды. Аларның уңышларына да сөенәм. Алар миңа бер генә дә мәшәкать китерми. Ә үзем шәхсән алдагы көндә ни эшләячәгемне язып куям. Мин кая барачакмын һәм ни эшләячәкмен? Мин бик аз йоклыйм. Кешеләргә дә ярдәм итеп яшәргә тырышам. Кешеләргә яхшылык эшләп, уңай эмоцияләр кире әйләнеп кайткач, яшәргә дә рәхәт бит. Ярдәмчел булсаң, Аллаһы Тәгалә үзе ярдәмен, көчен биреп торадыр дип уйлыйм. Ә яңа гына лаеклы ялга чыкканнарга, күбрәк аралашыгыз, оешмаларга, түгәрәкләргә, театр-концертларга йөрегез, дип киңәш бирәм.

Бүгенге көндә Бөтендөнья татар конгрессы каршында Римма Яруллина җитәкчелегендә эшләп килүче “Ак калфак” татар хатын-кызлары җирле оешмасы, аның эше хакында да Ләйлә Гафиятуллина сәгатьләр буе сөйләргә әзер.

–“Ак калфак”та бик күп чаралар үтә, аларның барысын да сөйләп бетерү мөмкин дә түгел. Шулай да иң күңелгә якыннарын гына әйтеп китәм. Мәсәлән, без һәрдаим Кырымсарайдагы картлар һәм инвалидлар йортына барабыз. Анда без концертлар да куябыз, ярдәм итеп тә торабыз. Алар безне һәрвакыт көтеп торалар. Хәтта без алар белән урманга да чыккан булды, анда җиләкләр, шифалы үләннәр, чәчәкләр җыйдык, – дип сөйли ул. – Шулай ук Баулыдагы “Семья” балалар һәм яшүсмерләр приютына барып йөрибез. Анда керү белән, безне балалар кочаклап ала, алдыбызга менеп утыралар. Балаларга театр да күрсәттек, мастер-класслар да үткәрдек, коймаклар пешерергә дә өйрәттек. Садыйкова Фикыя апа белән Биктимерова Әнисә апа ул балалар өчен шәхсән үзләре дә һәрвакыт күчтәнәчләр әзерләп алып баралар. Оныгым Аделина чәчтарашка укыды һәм приютта яшәүче балаларның чәчләрен кисәргә йөрде.

Ләйлә Гафиятуллина сүзләренчә, бүгенге көндә “Ак калфак”лар махсус хәрби операциягә гуманитар ярдәм җыюга, солдатларга шәхси посылкалар әзерләүгә, маскировка челтәрләре үрүгә дә зур өлеш кертә.

–“Ак калфак” оешмасының иң өлкән үрнәк кешеләре – Әнисә апа белән Нурия апа. Алар бөтен эшебезне башлап йөриләр, күтәреп алалалр, – ди Ләйлә Гафиятуллина оешманың иң хөрмәтле әгъзалары хакында. – Ә көз җитсә, без бакчаларда үскән яшелчәләрдән хәрбиләргә өлеш чыгарабыз, токмач та кистек, “Туган як” шифалы чәйләре дә тутырдык, медицина кирәк-яраклары да сатып алдык, эчке киемнәр тегүне дә оештырдык, хәтта мендәрләр ясап җибәрдек.  

Ләйлә Гафиятуллинаны кечкенә чакта алган әти-әни тәрбиясе, әби- бабай фатихасы саклап йөртә, тормыш авырлыкларын җиңәргә генә түгел, ә киресенчә, үзенә ярдәм кирәкккәндә дә мохтаҗракларга булышырга омтылу хисләре озата бара. Аның тормыш девизы да безнең газета укучыларыбызга үрнәк итеп алырлык.

– Минем тормыш девизым кечкенә вакытта ук ишетеп үскән мәкал-әйтемнәрдер, мөгаен. Әтинең: “Ил төкерсә, күл була”, – дигән сүзләре гел истә, тормышта ярдәмләшеп яшәргә, бердәм булып яшәргә кирәк. “Сиңа таш белән атсалар да, аш белән ат”, – дигән сүзләре дә хәтеремә мәңгегә кереп калды. Мин бит кешегә үч кайтара белмим, үпкә дә сакламыйм. Әти биргән гомерлек сабакның өченчесе: – “Иелгән башны кылыч кисмәс”. Белмим, минем өчен бу сүзләр тормышта һәрвакыт өлге булды, – дип сүзләрен йомгаклады әңгәмәдәшем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев