Баулылы шигырь җыентыгын чыгарган
Баулы шәһәрендә яшәүче 84 яшьлек Нурулла Гайнетдинов күңелендә булган уйларын, сөенечләрен, әрнү-сагышларын шигырь юлларына сала. Күптән түгел ул үзенең хыялын тормышка ашырган – шигырьләр җыентыгын нәшер иткән.
Хезмәт ветераны Нурулла Гайнетдинов Хәнсевәр авылында туып үсә. Беренче шигырен 5нче класста укыганда яза. Аннары иҗаттан ераклашып тора. Озак еллар хәзерләүләр конторасында эшли, “Фидакарь хезмәт өчен” медале, “Кулланучылар кооперациясе отличнигы” күкрәк билгесе белән бүләкләнә. Ә ныклап торып иҗатка кереп китүенә авыр сынаулар йогынты ясый. Тормыш иптәше Рәхилә ханым белән бәхетле гомер кичереп, кызлары Гүзәлне үстергәндә, гаиләгә кайгы килә. Нурулла абыйның тормыш иптәше вафат була. Кызлары 7нче сыйныфта гына укый торган була. Нурулла абыйга әти дә, әни дә булырга туры килә. Кызы олы тормыш юлына чыгып, туган өеннән киткәч, берүзе кала ул. Менә шул чакларда ул тормыш иптәшенә булган хисләрен шигырь юлларына сала.
– Кызым, әнисенә багышлап язган беренче шигыремне укыгач, утырып елады, аңа оныклар да кушылды, – дип искә ала Нурулла абый.
Ара-тирә язгалап торса да, шигырь язуга ныклап торып 2017 елларда керешеп китә ул. Моның сәбәбе бар, чөнки шигырь буш урында язылмый, ул – күңелдәге иң тирән хисләрне белдерү ысулы. Эш шунда: әтисенә ялгызы яшәү авыр булыр, яше дә бар дип, кызы (тормыш иптәше белән өч бала үстерә) үзләре янына Уфа шәһәренә күченергә тәкъдим итә. Аңа хәтта фатир да алалар.
– Әтигә күчеп китү авыр булыр дип, бик борчылдым чөнки ул бар гомерен Баулыда яшәде – мин монда тудым, монда әнине җирләде. Бөтен туганнары, дуслары, күршеләре – барысы да биредә, – ди кызы Гүзәл Гыйләҗева. – Аннары, әтинең борчылуын аңлап, аның өчен алган фатирны сатарга туры килде, һәм без әтигә: “Борчылма, мөстәкыйль рәвештә үзеңне-үзең карый алганчы яшәрсең”, – дип әйттек. Ул гүя җиңел сулап куйды һәм тагын да күбрәк шигырьләр яза башлады.
Икенче сулышы ачылгандай, шигырьләре бер-бер артлы туа тора Нурулла абыйның. Ул аларны дәфтәргә теркәп бара. Иҗат җимешләре шактый җыелгач, кызы һәм кияве тәкъдиме белән беренче җыентыгын нәшер итәргә була.
– Халык та бик сорады инде, авылдашлар да, бу хәтле шигырь язасың, нигә китап чыгармыйсың дип. Балалар белән киңәшеп, бу эшне башкарып чыктык. Балаларга зур рәхмәт, – ди Нурулла Гайнетдинов. – Китапны беренче кат кулга алгач, каушап калдым, куанып киттем. Минем дә китап дөнья күрде микәнни дип уйладым эчтән генә.
Китап 167 битлек, аңа 10 дәфтәрдә язылган шигырьләре кертелгән, әле тагын шундый тулы 8 дәфтәре бар. Җыентыкта яраткан тормыш иптәшенә, балаларына, әти-әнисенә, райондашларына, туганнарына, туган авылына багышлап иҗат иткән шигырьләре урын алган. Бу китап – кызы, оныклары, туганнары өчен бәяләп бетергесез бүләк һәм истәлек.
– Китабымны танышларга, туганнарга, бергә эшләгән коллегаларга күчтәнәч итеп тараттым. Бик куандылар алар да. Шалтыратып, елый-елый укыдык, диләр, – ди автор.
– Әтиемнең беренче җыентыгы – аның хезмәт җимеше генә түгел, ә эчке дөньясы, кичерешләре, бай рухи дөньясының чагылышы. Мин хәзер икенче китапны бастыруны таләп итәм, – ди Гүзәл Гыйләҗева, елмаеп. – Мин әтиемә: “Син бөтен гомерең буе башка эш белән шөгыльләнгәнсең икән бит. Сиңа язарга кирәк булган, син язучы булырга тиеш идең!”, – дип әйтәм.
Оныклары бабалары белән бик горурланалар, безнең бабай шагыйрь, диләр. Китабы чыкканга да бик куанганнар.
– Шунысы бик сөендерә: әтиемнең фикерләү сәләте гаҗәеп актив һәм һич тә үз яшенә туры килми. Мөгаен, нәкъ менә даими рәвештә баш мие эшчәнлеге белән шөгыльләнүе, шигырь язуы уңай йогынты ясыйдыр, – ди Гүзәл Гыйләҗева.
84 яшьлек Нурулла Гайнетдинов актив тормыш рәвеше алып бара: газета һәм журналлар укый, кроссвордлар чишә, бакчада эшли. Ә иң мөһиме – иҗат белән мавыгуын дәвам итә, тагын бер китабын чыгару теләге белән яши.
Фото: Ләйсән Сәетгәрәева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев