Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулылы Мәсәлим Кашапов: “Геолог эше акыл һәм иҗат хезмәте булуы белән кызыклы”

Кичә геология белгечләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Язмабыз шундый шәһәрдәшләребезнең берсе Мәсәлим Кашапов хакында.

Мәсәлим Кашапов Кызылъяр авылыннан ерак түгел урнашкан Яссы-Күл авылында туып үскән. Хәзер инде ул авыл юк, шуңа аны күпләр белмидер дә. Мәсәлим ага сигез балалы гаиләдә җиденчесе. Хәзерге вакытта абый-апалары мәрхүм инде. Мәсәлим Миргазиян улы әйтүенчә, ул бала чагында еш авырган, көчсез булган.

– Мин 1934 елгы. Ачлык заманы, халык бик кыенлык белән көн күргән, – дип искә ала Мәсәлим ага. – Соңрак әнием, ашарга булмаганлыктан, имезергә сөте дә бетүен сөйли торган иде. Шуңа хәлсез, авыру булганмындыр инде. Мәктәпкә дә яшьтәшләремнән соңрак, тугыз яшемдә генә бардым.

Башлангыч белемне ул туган авылында ала, әле ул чагында анда мәктәп була. Бишенче сыйныфтан башлап, Кызылъяр мәктәбендә укый башлый.

– Көн дә мәктәпкә җәяү йөрдек, ара – дүрт чакрым. Сугыш еллары булса да, уку теләге көчле иде безнең, – ди Мәсәлим ага.

Сигезенче сыйныфтан соң, укуын Баулының 1нче мәктәбендә дәвам итә ул, урта мәктәпне дә шунда тәмамлый.

– Баулыга исә җиде чакрым иде, анда да җәяү йөрдек. Ул чакларда уку түләүле – елына 150 сум, ә гаиләдә акча җитми. Ул вакытта әтиебез мәрхүм, әниебезгә берүзенә бик кыен иде, – дип, хатирәләрен яңартты Мәсәлим ага. – Бервакыт мәктәп директоры мәктәптән китәргә тәкъдим итте, түләргә акча юк бит. Ләкин мин укуны ташламадым, абыйларым укып бетерергә ярдәм иттеләр.

Институтка керү турында сүз дә була алмый. Беренчедән, акча юк. Икенчедән, Мәсәлим ага үзе әйтүенчә, татар авылында үскән егетнең русчасы ташка үлчим.

– Аттестатымда бар фәннәрдән дә бишле, рус теленнән генә өчле иде, – ди ул, елмаеп. – Шуннан мин документларымны Октябрьский нефть техникумына тапшырдым. Укырга кергәндә, кайсы бүлектә укырга теләвем белән кызыксындылар. Мин геологияне сайладым. Ә анда инде урын юк икән. Күрәсең, мин үҗәтлек күрсәткәнмендер, теләгем шулкадәрле көчле булган, мине барыбер алдылар.

Язмабыз герое бала чагыннан ук геолог булырга хыялланган. Күршеләренә Казанда геолог булып эшләүче егет кунакка кайтып йөргән. Ул исә кызыктыргыч формадан, матур кыяфәтле. Һәм Мәсәлим Миргазиян улы аның үрнәгендә нәкъ менә әлеге һөнәргә ия булырга тели.

Техникумда укыганда, егетне армиягә алалар, ул Бакуда өч ел зенит артиллериясендә хезмәт итә. Хәрби хезмәттән кайткач, укуын тәмамлап, геолог дипломы ала.

1960 елда ул сөйгәне Наилә ханым белән гаилә корып җибәрә. Мәсәлим ага аңа бер күрүдә гашыйк булган, баштарак яратуын сиздерми дә йөргән әле. Алар өйләнешкәнче ике ел гомер узган. Яшь чагында Наилә ханым янында егетләр күп булган, тик, үзе әйтүенчә, кияүгә яратып чыгарга кирәк, дигән фикердә торган һәм егетләр  арасыннан нәкъ менә Мәсәлим аганы сайлаган. Бер-берсе өчен яратылган парлар булганнар, күрәсең. Бергә яшәү дәверендә күпне кичерергә туры килә аларга. Бүген исә, кулга-кул тотынышып, гомер көзләренә атлыйлар, бер-берсенә терәк-таяныч булып гомер итәләр.

Мәсәлим Кашапов хезмәт эшчәнлеген Лениногорск шәһәрендә башлап җибәрә, техникумнан соң, юллама буенча шунда җибәрәләр аны. Аннары озак еллар “Баулынефть” идарәсендә хезмәт итә. Мәсәлим ага читтән торып Мәскәү нефть химиясе һәм газ сәнәгате институтын тәмамлый. Өлкән геолог ярдәмчесе, геолог-разведчик, өлкән геолог булып эшли. Хезмәт сөючән, үз эшенә таләпчән һәм җаваплы карашта булуы хезмәт баскычларыннан күтәрелергә ярдәм итә.

– Эшләгән чакларда төрлесе булды, кыенлыклар да очрады. Җиңел хезмәт түгел. Шулай да геолог эше бер үк вакытта акыл һәм иҗат хезмәте булуы белән кызыклы ул. Табигатьтә бертөсле ике чыганак була алмый. Шуңа күрә геологка күп нәрсәне исәпкә алырга, һәр очракта фәнни тикшеренү үткәрергә туры килә. Көнне төнгә ялгап, тәүлек буе эшләгән чаклар да булды, – дип сөйли Мәсәлим Миргазиян улы. – Яшь чагында сизелми ул. Ә менә өлкәнәя барган саен, кыенрак, сәламәтлек тә бирешә. Ә геологның сәламәтлеге бик яхшы булырга тиеш. Шуңа күрә, пенсиягә чыккач, бер көн дә эшләмәдем.

Тормыш иптәше Наилә ханым сүзләренә караганда, Мәсәлим ага һәрчак гадел булган, бар эшне намус белән башкарып чыккан.

– Эшләгәндә: “Синең белән ботка пешереп булмый!” – дигән сүзләрне дә ишетергә туры килде, – ди Мәсәлим Миргазиян улы. Чөнки ул үзләренә йөкләнгән эшне һәрчак сыйфатлы итеп үтәү яклы булган, беркемнән курыкмыйча, үз сүзен турыга әйтә белгән.

Мәсәлим Кашапов, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен, мактау грамоталары һәм медальләр белән бүләкләнгән. Шулай ук ул “Татарстан Республикасының атказанган геологы” мактаулы исеменә дә ия.

Бар гомерен яраткан эшенә багышлаган Мәсәлим Миргазиян улы бүгенге көндә хәтер сандыгын барлый. Һәм ул узган тормышына бер дә үкенми, язмышына үпкәләми. Кеше тормышында булган һәр нәрсә Аллаһы кушуы буенча, дигән фикердә ул.

Ләйсән ГАЛИМОВА фотосурәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев