Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулылы чүп өчен штраф түләгән

Баулыда яшәүче кеше төзелеш материалларын тиешле җиргә ташламаган.

Баулы районы административ комиссиясе төзелеш материалларын (чүп-чарны) контейнер мәйданчыклары янына ташлаган кешегә карата административ хокук бозу турында беркетмә төзегән. Шул рәвешле шәһәр ишегалларының берсендә Татарстан Республикасы Баулы шәһәр Советының 60нчы санлы карары (25.10.2017 ел) белән расланган “Баулы шәһәре” муниципаль берәмлеге территориясендә чисталык һәм тәртип саклау, төзекләндерү кагыйдәләре бозылган.

Әлеге хокук бозу өчен, Татарстан Республикасы административ хокук бозулар турындагы Кодексының 3.6нчы маддәсе буенча административ җаваплылык каралган, гражданинга 2 мең сум күләмендә административ штраф салынган.

Шәһәр башкарма комитеты Баулы халкын һәм кунакларын экологик куркынычсызлык мәсьәләләренә җаваплы карарга, үсемлек калдыкларын һәм эре габаритлы чүп-чарны контейнерларга, әйләнә-тирә мохиткә зыян китермичә, гамәлдәге канун нигезендә салырга чакыра. Төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе белән килешү төзергә була, оешма халыкка эре габаритлы чүп-чарны (үсемлек һәм төзелеш калдыкларын, ботакларны һәм башка чүпләрне) алып китү буенча түләүле хезмәт күрсәтә.

Шулай ук калдыкларны полигонга мөстәкыйль чыгару өчен талон сатып алырга мөмкин.

Килешү төзү яки талон алу өчен, 8 (85569) 5-61-51 телефоны яки Баулы шәһәре, Парк урамы, 1нче йорт адресы буенча заявка калдырырга мөмкин.

Фото: татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев