Баулыларны машина йөртү хокукыннан мәхрүм иткәннәр
«Баулы-информ» га бу хакта Баулы районы юл хәрәкәте иминлеге муниципаль комиссиясе хәбәр итте.
Суд автомобиль белән айнык булмаган килеш идарә иткән өчен тоткарланган И.Фазуллин, В.Куклина һәм Л.Егоровка карата кузгатылган административ эшләр буенча карар чыгарган. Алар 18 айга транспорт чарасын йөртү хокукыннан мәхрүм итү рәвешендәге административ җаваплылыкка тартылган. Шулай ук аларның һәрберсенә 45әр мең сум күләмендә административ штраф та салынган.
Мондый чаралар айнык булмаган килеш машина йөртүгә каршы көрәш кысаларында кулланыла. Транспорт чарасы белән мондый хәлдә идарә итү юл хәрәкәтендә катнашучыларга куркыныч тудыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев