Баулыларны машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәләр
Бу хакта Баулы районы юл хәрәкәте иминлеге муниципаль комиссиясе хәбәр итте.
А.Хәлфетдинова һәм Г.Васильев, автомобиль белән айнык булмаган килеш идарә иткән өчен, 18 айга транспорт чарасын йөртү хокукыннан мәхрүм итү һәм 45 мең сум күләмендә штраф рәвешендәге административ җаваплылыкка тартылган. Автомобильне айнык булмаган килеш йөрткән өчен, А.Кузьмин – 19 айга, В.Зарытов – 21 айга транспорт чарасын йөртү хокукыннан мәхрүм итү рәвешендәге административ җаваплылыкка җәлеп ителгән. Шулай ук аларга 45 мең сум күләмендә административ штраф та салынган. Р.Гаязовка, автомобиль белән айнык булмаган килеш идарә иткән өчен, 11 тәүлеккә административ кулга алу (административ тәртиптә кулга алынган затларны тоту өчен махсус урынга) рәвешендә административ җаваплылык билгеләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев