Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулылар Җиңүне якынайтуга өлеш кертәләр

Баулы районында махсус хәрби операция зонасындагы сугышчылар өчен маскировка челтәрләре үрү пунктлары саны артканнан арта бара. Аларның күбесе волонтёр Ландыш Ганиева тәкъдиме белән ачыла. Бу игелекле эшне Татар Томбарлысы мәдәният йортында да башлап җибәргәннәр.

Яхшы тәкъдим

Баулы волонтёры Ландыш Ганиеваның энесе һәм абыйсы махсус хәрби операциядә катнаша. Туганнарына булышу теләге белән башлаган эше күпләргә ярдәм итәрлек игелекле гамәлләр белән тулыланып тора.  Актив ханым бер ел чамасы элек үзенең өендә фронтка ярдәм штабы оештырды, битараф булмаган кешеләр шунда берләште. Ландыш Ганиева инициативасы белән Исергәп, Кызылъяр, Васькино-Туйралы, Татар Томбарлысы мәдәният йортларында да маскировка челтәрләре үрә башладылар. 6нчы мәктәптә бу уку елында уналтынчы челтәр үрелә башлаган, 15е инде фронтта үз бурычларын үти. 7нче мәктәптә дүртенче челтәр үрергә керешкәннәр. Үрү өчен конструкция, челтәр нигезе һәм материаллар белән  Баулы волонтёрлары тәэмин итә.

– Маскировка челтәрләренә материалларны халыктан җыелган акча белән алабыз, ватсапта “СВО егетләренә ярдәм” төркемен алып барабыз. Материаллар сатып алганда, даими рәвештә акча җыярга туры килә. Кешеләр фронтка ярдәм итүгә күбрәк кушылсыннар иде. Мәсәлән, депутатлар материаллар белән тәэмин итүне үз өстенә алсалар, бу алар өчен игелекле гамәл, сугышчыларга ярдәм булыр иде, – ди Ландыш Ганиева. – Элек без әлеге челтәрләрне безнең өйдә үрә идек, әмма җәй көне кешеләр килми башлады, күбесенең яшелчә бакчалары, балалары, оныклары дигәндәй... Шуңа күрә якын-тирә авылларда да бу эшне башлап җибәрергә булдык. Һәр авылның үз геройлары бар, һәм алар өчен авылдашларының битараф булмаулары, ярдәм итүләре хәрбиләрнең сугышчан рухын күтәрә.

Челтәр үрү пунктларын нәкъ менә мәдәният йортында оештыру да очраклы хәл түгел.

– Мәдәният йорты – авыл халкын берләштерә торган, кешеләр иркенләп килеп йөри ала торган урын, – дигән фикердә тора Ландыш Ганиева.

Сугышчылар язмышына битараф булмаган кешеләр челтәргә материал алырга ярдәм кулы суза ала.

 

Җырлый-җырлый үрәләр

Татар Томбарлысы мәдәният йортында маскировка челтәрү үрү өчен каркас конструкцияне мәдәният йортының тамаша залында урнаштырганнар. Монда килгән һәркем уртак җиңүгә өлеш кертү икәнен яхшы аңлый. Татар Томбарлысы ханымнары маскировка челтәрләрен “Төймә” гармунчылар ансамбленә йөрүче Чулпан Хәниповның гармунда уйнаганын тыңлый-тыңлый үрәләр. Авылда махсус хәрби операция зонасына маскировка челтәре үрү оештырылуын ишеткәч, һәрвакыттагыча бердәм булып, игелекле эшкә алынганнар алар.

– Баулы волонтёры Ландыш Ганиева, маскировка челтәре үрүне  оештыра алмассызмы, дип сорагач, берсүзсез риза булдык, чөнки махсус хәрби операциядә безнең авыл егетләре дә катнаша, шул исәптән үземнең бертуган энем дә, – дип сөйләде Татар Томбарлысы мәдәният йорты директоры Айгөл Нәүрүзбаева. –  Авылдашлар киләләр – иртәнге якта да, кич белән дә,  мәктәп укучылары да кушылды. Үзләренең күңел җылыларын кушып үрәләр алар. Бу челтәрләр сугышчыларның гомерләрен саклап калыр, алар Җиңү белән авылга кайтырлар, дип ышанып калабыз.

Баулы волонтёрлары барлык материалларны алып килгәннәр, челтәрне үрергә дә өйрәткәннәр. Томбарлылар бик тиз отып алганнар, хәзер куллары кулга йокмый. Һәркемнең үз эше: кемдер челтәр өчен кирәкле флажокларны әзерләп тора, кемдер аларны челтәргә беркетә. Мәсәлән, Айгөл Нәүрүзбаева өчпочмак формасындагы флажокларның урталарын кисеп тора, ә уңган ханымнар аны челтәр нигезенә беркетеп утыралар. Гармунга кушылып җырлап та алалар, чөнки яхшы кәеф белән эшләргә кирәк дип саныйлар.

– Бөек Ватан сугыш вакытында да халык гел елап кына утырмаган. Җыелышып, концерт та куйганнар. Челтәр үргәндә гармун уйнаганны тыйлый-тыңлый эшләү шул гадәтне дәвам итү, авыр чакларда бер юаныч ул, – ди Айгөл Нәүрүзбаева.

Челтәр үрүчеләр арасында уллары махсус хәрби операция зонасында булган ханымнар да бар. Алар өчен бу эш аеруча дулкынландыргыч. Нурия Арсланованың улы инде өч ел Ватан сагында тора. Шуңа күрә ул бу игелекле эшкә беренче көннән үк кушылган.

– Тизрәк бу сугышлар бетеп, бөтен киткән балалар, җиңеп, исән-сау кайтсыннар иде. Бөтен кеше үзенең газиз баласын көтә, әтиләребез исән-сау кайтсын дип, күпме бала көтә, – ди Нурия ханым, күңеле тулып. – Челтәр үрү авыр түгел, күршегә кереп, биләмдә утырган кебек кенә үрәбез. Кеше белән аралашу рәхәт. Өйдә берүзең утырсаң, әллә нинди уйлар килә бит. Шушы әйберне уйлап тапкан кешегә рәхмәт, безне җыйганнары өчен рәхмәт.

Берүзе яшәүче Зөлфия Гатиятуллина да биредә беренче көннән үк. Гомумән, ялгызлар өчен бу шөгыль аралашырга бер форсат.

– Үземнең башымнан кайгылар үткәнгә, бер ана да кайгы күрмәсен, дип телим. Ялгызлыктан котылырга, сугышта булган балаларга булышырга, аларга аз булса да файдам тисен дип, сөенә-сөенә килдем. Миңа монда әйбәт, онытылам, – ди ул. –  Башта Айгөлгә әйтәм: “Моны ничек үрергә инде, минем кулымнан килми ич”, – димен. Айгөл күрсәтеп, хәзер шома бара, әлхәмдуллилаһ. Башта дүрт почмакка беркетәбез флажокларны, аннары урталарына беркетеп чыгабыз да шушындый матур челтәр килеп чыга. Сугыш тизрәк бетсен дип, үзебезнең өлешне кертергә тырышабыз. Сөенечле хәл булсын, бу челтәрләр кирәкмәсен аларга, җиңүләр белән кайтып керсеннәр. Ә без үргән челтәрләр запаста торсын.

Волонтёрлар әле үзләренең беренче челтәрен генә үрәләр. Гаять сабырлык һәм тырышлык таләп итә торган эшкә алынганнар алар. Шулай да бик тә кирәкле шөгыль белән мәшгуль икәннәрен аңлап эшлиләр, чөнки маскировка челтәрләре махсус хәрби операция зонасында алыштыргысыз ярдәм чарасы булып тора. Волонтёр Ландыш Ганиева сөйләвенчә, аларны сугышчылар леший костюмы буларак та кулланалар. Челтәр белән блиндажларны, инженерлык объектларын, хәрби техниканы һәм дошман күзләреннән яшерергә кирәк булган бөтен нәрсәне каплыйлар. Иң мөһиме, материалның төсләр гаммасын әйләнә-тирә мохиткә туры китереп сайларга кирәк. Сугышчылар үзләре дә бу җайланманың бик тә уңайлы булуын билгеләп үтә.

– Блиндажлар казыгында, 25әр чакрым җәяү барган чакларда мондый челтәрләр дошманнан саклану өчен бик әйбәт, дип сөйләде энем. Шуңа күрә– ди Айгөл Нәүрүзбаева. Сүз уңаеннан, тиздән аның энесе кабат Ватан сагына басачак, санаулы көннәр тиз уза, ялга гына кайткан булган.

Томбарлы җирлегендә сугышчыларга гуманитар ярдәм җыю эше даими төстә алып барыла.

– Кемдер җылы киемнәр китерә, кемдер – азык-төлек. Мәдәният йортында, җирлегебездә күләмле чаралар уздырганда, сугышчыларга багышланган тартма куябыз. Кешеләр акча сала, аннары ул акчаларга, хезмәттәшләрем белән барып, егетләргә көнкүрештә кирәкле әйберләр сатып алабыз, – дип уртаклашты Айгөл Нәүрүзбаева. – Узган ел көз көне, авыл җирлеге башлыгы Айгөл Мөхәммәтовна белән арба тагып, халыктан яшелчәләр җыеп җибәргән идек. Быел да халык бирер, дип ышанып калабыз.

Томбарлылар менә шулай кирәкле гамәлләре белән уртак җиңүгә бердәм булып өлеш кертәләр.

 

Фото: Ләйсән Сәетгәрәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев