Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулылар Җиңү көнен билгеләп үтә

Салих авылында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган митинг узган. Тантаналы чарага 80 яшьтән өлкәнрәк әбиләр чакырылган.

Китапханәче Ләйсәнә Таһирова митинг башланганчы китапханәдә Яңа Чүте мәктәбе укучылары өчен патриотик дәрес уздырган, аларга махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчылар турында сөйләгән, фотосурәтләрен күрсәткән. Балалар каршында Салих авыл авыл җирлеге башлыгы Илнур Хәйруллин да чыгыш ясаган, Бөек Ватан сугышында катнашкан якташлары, хәзерге вакытта алгы сызыкта ватан сагында торучы сугышчылар хакында бәян иткән. 

Клубта Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы митинг узган. Бер айдан 100 яшен тутырачак Санафраз Насыйбуллина, 96 яшьлек Рәкыя Ибраһимова, Гөлчирә Зариева, Нәҗибә Вәлитова, Сәгъдүнә Бәдриева, Людмила Панина һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре бәйрәм кунаклары булганнар. Аларны Бөек Җиңүнең 80 еллыгы белән район җитәкчелеге исеменнән Баулы районы башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге җитәкчесе Рида Адамова тәбрик иткән. Тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балаларын Салих авыл җирлеге башлыгы Илнур Хәйруллин да котлаган һәм Санафраз Насыйбуллина белән Рәкыя Ибраһимовага Татарстан Республикасы Рәисе исеменнән бүләк һәм котлау открыткасы тапшырган. Авыл китапханәчесе Ләйсәнә Таһирова бәйрәмгә килүчеләргә чәчәкләр бүләк иткән.

“Безнең авылдан өч егет хәзерге вакытта алгы сызыкта. Берсенең әтисе Илдус Халиков тантаналы чарага килде. Ул да чыгыш ясады”, – дип уртаклашты Ләйсәнә Таһирова. 

Яңа Чүте мәктәбе укучылары “Кырык бишнең якты таңында кояш җиңү булып балкыган” дип исемләнгән монтаж күрсәткәннәр, сугыш турында шигырьләр сөйләгәннәр, матур җырлар җырлаганнар. Тәслия Галиева, Атлас Галимов, Рина Гафиятуллина да концерт номерлары белән чыгыш ясаганнар. 

Аннары Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алганнар, обелискка венок һәм чәчәкләр куйганнар. 

Очрашу чәй табыны артында дәвам иткән, тыл хезмәтчәннәрен, сугыш чоры балаларын бәлеш белән сыйлаганнар.

Фото: Ләйсәнә Таһирова архивы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев