Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулылар бәрәңгедән яхшы уңыш көтә

Июнь, июль урталары җитсә, бакчачылар бәрәңге уңышын казып карый башлый. Май башында утырткан кешеләр яңа бәрәңгедән авыз итеп тә карады.

Исергәп авылында яшәүче Айназ һәм Зөфәр Зариповлар бәрәңгене быел бишенче майда утыртканнар. Ата-анадан калган гадәт буенча алар икенче икмәкне һәр елны майның беренче атнасында ук чәчәләр.

– Бәрәңгене майның беренче көннәрендә үк чәчәбез. Чөнки ул вакытта җирдә дым күп була, – ди гаилә башлыгы Зөфәр Зарипов. – Бәрәңгенең дә төрле сортын чәчәргә тырышабыз, чөнки елның ничек киләсен белеп булмый. Бер елны бер төрлесе уңса, икенче елны икенче төрле бәрәңге уңа. Шуңа күрә иң ышанычлы юл – дүрт- биш төрле сортны чәчү.

Хуҗалар бәрәңгеләрен узган атнада ук казып караганнар. Быел бәрәңге уңышы өчен уңай ел, ди алар.

– Бәрәңге сортларының исемнәрен төгәл әйтә алмыйм, без аларны сары, кызыл, шәмәхә бәрәңге генә дип йөртәбез, – ди Айназ Зарипова. – Быел аларның барысы да яхшы уңыш бирер кебек. Һәр гаиләдәге кебек үк, без дә бәрәңгене яратабыз. Аннан төрле ризыклар әзерлибез.

Зариповлар сүзләренчә, бәрәңгене иртәрәк итеп чәчү барыбер отышлырак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев