Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулыда волонтёрлар оешмасы сугышчыларга ярдәм оештыра

Махсус хәрби операция башланганнан бирле, йөзләгән баулылы сугышчыларга хәлләреннән килгәнчә ярдәм итә. Кемдер гуманитар ярдәм җыя, ә кемдер яшеренү өчен кирәк булган челтә үрү осталыгын үзләштергән. Бүген сүзебез “Игелек челтәрләре” дип исемләнгән волонтёрлар оешмасы турында. Биредә сугышчыларга төрле яклап ярдәм итәргә тырышалар – челтәрләр үрүдән һәм дронга каршы плащлар тегүдән алып, витаминлы чәйләр әзерләүгә кадәр.

Бал кортлары кебек

Мария Фёдорованың волонтёрлар штабына йөри башлавына бер ел чамасы. Ул бирегә сугышчыларга ярдәм итү ниятен тормышка ашыру өчен килгән, алгы сызыктагы якташлары өчен борчыла һәм аларга ярдәм итәргә омтыла. Ул 30 елдан артык ул балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән, ә бүген лаеклы ялда булып, Ватанны саклаучыларга файда китерергә тели.

– Беренче тапкыр килгәндә, әлбәттә, гадәти түгел иде иде, – ди Мария Фёдорова. – Мин барысын да күзәттем: һәркем килә, утыра һәм бер сүзсез эшкә керешә, беркем дә нәрсә эшләргә икәнен сорамый, әмма һәр кеше нәрсә беләндер мәшгуль, үз эшләрен башкаралар. Ә инде эшләрен тәмамлагач, башкаларга булышалар. Бу гаҗәп иде. Өйгә кайтып, иремә бу турыда сөйләгәндә тәннәрем чымырдап китте. Мин монда бары тик шундый хатын-кызлар гына эшли алуын аңладым. Алар бирегә солдатларның язмышына битараф булмаганга күрә киләләр. Ирем миңа бу эштә булыша.

Монда андыйлар байтак. Бу хатын-кызлар 2022 елдан бирле, нинди һава торышы булуга карамастан, һәр эш көнендә, кайвакыт ял көннәрендә дә бал кортлары кебек эшлиләр. Җылылык һәм тавыш изоляциясенең югары дәрәҗәсен тәэмин итүче, дронга каршы плащлар тегүгә аеруча игътибар бирелә. Плащлар конструкциясендә максималь яклауны тәэмин итүче заманча материаллар кулланыла. Тегү вакытында һәр плащка дога салына. Шулай ук эш барышында яхшы уйларда гына булырга кирәк, дип саный оста куллы бу ханымнар. Тегү процессы шактый мәшәкатьле булса да, бу шөгыль аларны куркытмый. Бүгенге көнгә 200дән артык плащ тегелгән һәм бу әле чик түгел.

– Плащ биш катламнан тора, шул исәптән кыштырдамый торган махсус материалдан да, – ди волонтёр Елена Гадельшина. – Элек без арзанрак материал куллана идек, ләкин ул кыштырдый һәм солдатлар дроннарның якынлашуын ишетә алмый иде. Хәзер без бу проблеманы чишә торган башка материал таптык, ул кыйбатрак булса да, нәтиҗәлерәк. Плащны тепловизорда тикшердек: ул мунча эффектын тудыра, һәм дрон аны күрми, чөнки җылылык тышка чыкмый. Дөрес, аны бер сәгатьтән артык киеп йөрергә ярамый, үзегез аңлыйсыз. Күптән түгел безгә “Рэмбо” позывнойлы сугышчы килгән иде. Ул сөйләгәнчә, үзенең ял көнендә (сугышчыларның да ял көннәре була), мылтык алып, дроннарны сагалап тора һәм атып төшерә. Ул инде берничә команданы коткарып калган, дроннарны очып килгәнче үк шартлата. Алар үзләрен аучылар дип атыйлар. Сугышчы бу плащны күргәч: “Зур рәхмәт, кызлар, аучылар өчен – менә дигән әйбер бу!” – диде.

Ике ел эчендә маскировка челтәрләрен үрү техникасы максималь рәвештә өйрәнелгән, камилләштерелгән. Инде көз, шуңа күрә яхшырак маскировка өчен караңгы-яшел, кара һәм соры төсләр кулланыла. Челтәрләрне үрү алдыннан, аларны башта махсус станокта кисәләр, һәрбер тасма – 1,5 метр. Станокны волонтёрларның берсе үз куллары белән ясаган.

– Без инде 15 мең метр озынлыкта челтәр ясадык, хәзерге вакытта эш дәвам итә, – диләр волонтёрлар. – Үрү “скрипка” дип атала, әлеге техниканы Россия оборона министрлыгы раслаган.

Плащлар һәм челтәрләрдән тыш, биредә сугышчылар өчен кирәкле башка әйберләр дә җитештерү җайга салынган: бандажн шәмнәре ясау, җылы оекбашлар бәйләү, трусылар, мендәр тышлары, плащлар өчен тышлыклар тегү һәм хәтта волонтёрлар җәен билгеле бер вакытта җыя торган витаминлы чәйләр әзерләү. Алар, якташлары фронтта алар өчен борчылуларын һәм аларны өйдә көтүләрен сизсеннәр өчен, һәрбер әйбергә үзләренең күңел җылыларын да өстиләр.

– Битараф булмаган баулылылар безгә махсус тукыма китерәләр, аннан без трусылар тегәбез. Әлеге эшләнмәләр тиз кибә һәм аларга ихтыяҗ зур, – ди Елена Борисовна. – Без аларны шулай ук зур күләмдә җитештерәбез, инде меңгә якын данә ясалды. Моннан тыш, әгәр материал яраклы булса, без эссе климат шартларында кирәкле булган банданалар тегәбез – алар маңгайдан аккан тирне сеңдерәләр. Гомумән алганда, әлеге эшләнмәләр хәрби хезмәткәрләрнең уңайлы микроклиматын һәм гигиенасын саклауга ярдәм итә.

 

Ярдәм һәрвакыт кирәк

Волонтёрлар штабы даими рәвештә халыктан гуманитар ярдәм кабул итә. Бүгенге көндә бал, сарымсак, алюминий савыт-саба, портатив газ плитәләре өчен газ баллоннары һәм сугышчылар өчен кирәкле әйберләр тегү өчен чиста тукыма җыю аеурча актуаль.

– Без чиста җәймәләр, сөлгеләр һәм башка тукыма әйберләрен җыябыз. Күпләрнең мунчала бәйләү осталыгы бар, аларны да кулланырга мөмкин, – дип сөйли Елена Борисовна. – Барысы да эшкә китә, ләкин, зинһар, пычрак яки тузган әйберләр китермәгез. Солдатларга хөрмәт, җылылык һәм кайгырту белән карагыз. Шулай ук кастрюльләр, кашыклар кирәк. Күптән түгел бер егет шалтыратып әйтүенчә, аларның генераторларын, кухняларын, мунчаларын тулысынча җимергәннәр. Шуңа күрә аларга бу әйберләр, шул исәптән савыт-саба да кирәк. Тәлинкәләрне ватылмый торганнарын китерергә мөмкин. Эмаль яки алюминий савытлар яхшырак, кастрюльләр дә кирәк. Моннан тыш, сугышчылар даими рәвештә плитәләр өчен портатив газ баллоннары сорыйлар. Хәзер сарымсак сезоны, аны да китерергә була, салкын тию сезонында бал да, сарымсак белән суган да безнең ватан сакчыларына бик кирәк.

 

Эшчәнлекне финанслау ирекле иганәләр һәм волонтерлык хәрәкәтендә катнашучыларның шәхси кертемнәре исәбенә тормышка ашырыла. Үз чиратында, район администрациясе продукцияне турыдан-туры хәрби хезмәткәрләрнең позицияләренә кадәр китерү мөмкинлеген бирә, бу хәрби хәрәкәтләр шартларында оператив ярдәм күрсәтүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.

Шулай итеп, “Игелек челтәрләре” волонтёрлар оешмасы өч елдан артык эшли, үзгәреп торган шартларга һәм хәрби хезмәткәрләрнең ихтыяҗларына яраклаша.

– Без оешманы рәсми рәвештә теркәү турында карар кабул иттек, чөнки оешканнан бирле актив катнашучы 25 хезмәткәрдән торган формалашкан командабыз бар, – дип сөйли Елена Борисовна. – Бу безгә билгеле бер өстенлекләр бирәчәк, шул исәптән тәэмин итүчеләр белән тагын да отышлы шартларда килешү төзү мөмкинлеге дә.

Һәр коллективта иң мөһиме – уңайлы атмосфера. Волонтёрларның үзара аралашуыннан чыгып караганда, монда барысы да тәртиптә. Ләкин һәр кешедә “яну” дигән күренеш булырга мөмкин.

– Волонтёрлык – җиңел эш түгел, һәм еш кына югары эмоциональ һәм физик киеренкелек белән бәйле, – дип саный Елена Борисовна. – Шуңа күрә без эштән ял итәргә тырышабыз – табигатькә чыгабыз, чаралар оештырабыз, һичшиксез, барлык хезмәткәрләрнең дә туган көннәрен билгеләп үтәбез. Һәм, әлбәттә, эш беткәч, даими нигездә төрле тәм-томнар белән чәй эчүләр оештырабыз, безнең кызлар тәмле пешерәләр һәм “цех буенча хезмәттәшләрен” сыйларга яраталар. Мин кызларыма бик рәхмәтле, алар булмаса, бернәрсә дә булмас иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев