Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулыда “Урманны саклыйк” акциясе үтә

11 октябрьдә Татарстанда массакүләм агач утырту оештырыла.

Быел “Урманны саклыйк” Бөтенроссия акциясе 140 мәйданчыкта узачак, 2 миллионнан артык агач утырту планлаштырыла.

2024 елда акция нәтиҗәләре буенча Татарстанда 600 гектар мәйданда 2 миллион үсенте утыртылган. Акциядә 20 меңнән артык кеше катнашкан.

“Урманны саклыйк” Бөтенроссия акциясен РФ табигый байлыклар һәм экология министрлыгы, Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы, “Хәтер бакчасы” оешмасы һәм “Экосистема” Бөтенроссия экология иҗтимагый хәрәкәте оештыра. Чараның максаты – 70 миллион агач утырту. Акция илнең барлык 89 төбәгендә дә узачак.

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев