Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулыда республика бәйгесенең сайлап алу этабы булды

Баулы район үзәк китапханәсендә Габдулла Тукай исемендәге XV республика нәфис сүз бәйгесенең район этабы үткәрелде. Шәһәр һәм район мәктәпләреннән килгән 30дан артык укучы татар һәм рус телләрендә өч төркемдә чыгыш ясады.

Габдулла Тукай исемендәге XV нәфис сүз бәйгесе – балаларны һәм яшүсмерләрне берләштерә торган, татар әдәбиятының бай дөньясына яңа буынны җәлеп итүче, яшьләр һәм балаларда ватанпәрвәрлек хисләре һәм милли үзаң тәрбияләүче, туган якка, ватанга мәхәббәт хисе формалаштыручы әһәмиятле мәдәни вакыйга. Быел ул, татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан, Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап үткәрелә.

Бәйгене Татарстан Республикасы Рәисе хозурындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Татарстан мәдәният министрлыгы, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы, Роберт Миңнуллин исемендәге республика балалар китапханәсе оештыра.
Баулыда узган сайлап алу этабында шәһәр һәм район мәктәпләреннән килгән   30дан артык укучы  өч төркемдә чыгыш ясады (1-4, 5-8 һәм 9-11 сыйныфлар). Алар татар шагыйрьләренең шигырьләрен татар һәм рус телләрендә сөйләделәр.
Жюри составында Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсенең милли әдәбият һәм туган якны өйрәнү бүлеге мөдире, филология фәннәре  кандидаты Нуридә Насыйбуллина, Баулы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры урынбасары Фәридә Зыярова һәм “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Баулы бүлекчәсе җитәкчесе Римма Яруллина эшләде. Аларга бер дә җиңел булмады, чөнки бәйгечеләр зур әзерлек белән килгән иде. Чыгышларны караганда күпләрнең күзләренә яшьләр килде. 
Нәтиҗәдә 5нче мәктәп укучысы Вероника Дрыгина (җитәкчесе Алсу Алтынова), Кызылъяр мәктәбеннән Эмиль Габидуллин (җитәкчесе Алсу Сәетова) һәм 1нче мәктәп укучысы Робия Каримжонова (җитәкчесе Айсылу Нургалиева) җиңүче дип игълан ителде. Алар – өчесе дә рус телендә чыгыш ясаган бәйгечеләр. Район этабы җиңүчеләре бәйгенең апрель аенда Казанда үтәчәк республика этабында катнашачак.
2нче урын алучылар да билгеләнде, алар – 2нче мәктәптән Айназ Нәҗмиева (җитәкчесе Йолдыз Шакирова), Кызылъяр мәктәбеннән Илзирә Миңнуллина (җитәкчесе Резеда Насыйбуллина), 3нче мәктәптән Гүзәл Шаракова (җитәкчесе Флёра Хәсәнова) һәм 5нче мәктәптән Тимур Әсәдуллин (җитәкчесе Алсу Сәетова).
Җиңгән өч укучыга – оештыручыларның махсус бүләкләре, 2нче урын алучыларга – призлы урын алу турындагы диплом, башка бәйгечеләргә катнашучы дипломнары тапшырылды.
Бәйгенең район этаплары җиңүчеләре өчен ноябрьдә “Волга” лагерында форум үткәрелә. Республика этабы 2026 елның апрелендә – Марсель Сәлимҗанов исемендәге “Актёрлар йорты”нда, ә 
җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы һәм гала-концерт 2026 елның 23 апрелендә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә булачак.

 

Фото: Ләйсән Сәетгәрәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев