Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулыда йортларны матурлыйлар

Баулы шәһәренең Октябрь мәйданындагы 14нче йортта капиталь ремонт бара.

Йортны төзекләндерүне сентябрь ахырында тәмамлау планлаштырыла. Биредә яшәүчеләр күптән көтелгән үзгәрешләргә һәм бригадаларның сыйфатлы эшләвенә бик шат.

Октябрь мәйданындагы 5 катлы 14нче йорт 1971 елда төзелгән, биредә 6 подъезд, 90 фатир бар. Биредә капиталь ремонт республика программасы буенча алып барыла. Бу максатларга якынча 25 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

– Капиталь ремонтка фасад газүткәргечен, салкын су белән тәэмин итү һәм канализация системасын алыштыру керде. Шулай ук фасад эшләре башкарыла: җылыту, “Короед” штукатуркасы, дымлы фасад ясау һәм буяу, – дип хәбәр итте район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Ринат Сафиуллин.

Автовокзалны реконструкцияләүгә юнәлтелгән “Баулы каршы ала” проектының икенче этабы эшләрен проектлаганда бу йорт комплекслы программага кертелгән иде.

– Узган ел без Пионер урамын төзекләндерү белән шөгыльләндек, һәм бу эшләрнең беренче этабы иде. Икенче этап автовокзал территориясенә кагылышлы. Бу чаралар кысаларында без юлны тулысынча асфальтладык, ә автовокзал хуҗасы үз биналарында тышкы һәм эчке капиталь ремонт ясады. Октябрь мәйданындагы 14нче йорт та республика тарафыннан бүленгән өстәмә акчалар ярдәмендә капиталь ремонт программасына кертелде, – ди Ринат Сафиуллин.

Биредә эшләр “МК Омега” җәмгыятенең субподрядчылары көче белән башкарыла, берничә бригада эшли – кайберләре фасад газүткәргечен, салкын су белән тәэмин итү һәм канализация системасын алыштыра, икенчеләре исә фасадны җылыта һәм буйый. Йортта яшәүчеләр күптән көтелгән үзгәрешләргә шат.

– Мин бу йортта 1972 елдан, аны тапшырганнан бирле яшим, – дип сөйли Илшат Газизов. – Мондый капиталь ремонтны беркайчан да ясамадылар. Йорт үзгәрде, ул матур һәм күркәм. Ишегалды да үзгәрде. Барлык эшләр тәмамлангач, ул тагын да матурланыр, дип ышанам. Башкарган эшләре өчен җитәкчелеккә рәхмәт.

– Бу йортта 30 елдан артык яшим, бу вакыт эчендә без, әлбәттә, мондый яхшы ремонтны күрмәдек, – ди Римма Хәкимова. – Капиталь ремонтны озак көттек һәм, ниһаять, көтеп алдык. Бригадалар бик яхшы эшли. Материаллар вакытында һәм күпләп китерелә. Эшчеләр тик тормый, кайвакыт кичкә кадәр эшлиләр. Егетләр бик итагатьле, аеруча фатирларга кергәндә.

Фото: А.Габдрәфыйкова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев