Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулыда ял итүчеләр өчен кичә оештырдылар

Фәнүзә Айдагулова җитәкләгән үзешчән артистлар төркеме ел әйләнәсе кайда гына чыгыш ясамый. Алар бәйрәмнәрдә дә, кырда да, хуҗалыкларның ындыр табакларында да, зур сәхнәләрдә дә чыгыш ясыйлар. Бу юлы артистлар Баулының “Каенкай” ял итү һәм тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен матур концерт әзерләделәр.

Кайда гына чыгыш ясасалар да Баулы үзешчәннәре сынатмый. Төрле төбәкләрдән килеп ял итүчеләр өчен җырлы-биюле тамаша һәркем күңеленә хуш килде. Бу юлы концерт программасын Кырымсарай авылы үзешчәннәре дә үз чыгышлары белән бизәде. “Җырсыз-моңсыз яши алмыйм” дип исемләнгән ял итү чарасы бер сулышта каралды.

– Ял итүчеләр янына без яратып һәм сагынып чыгыш ясарга киләбез, – дип сөйләде концертны оештыручы һәм алып баручы Фәнүзә Айдагулова. – Биредә күбрәк өлкән яшьтәге кешеләр. Программаны да аларга яраклаштырып, ике телдә алып барабыз. Тамашачыларның алкышлавы күңелләргә сары май булып ята, алга таба иҗат итәргә дәрт бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев