Баулыда бәйрәм ярминкәсе узды
Баулы шәһәренең Октябрь мәйданында Әниләр көненә багышланган авыл хуҗалыгы ярминкәсе үткәрелде. Биредә авыл җирлекләре, шәхси ярдәмче хуҗалык вәкилләре, шәхси эшмәкәрләр сәүдә итте.
Баулыда авыл хуҗалыгы ярминкәләре, гадәттә, Агропаркта уза. Әниләр көне уңаеннан, аны бу юлы шәһәрнең төп мәйданында үткәрергә булганнар.
Ярминкә иртәнге сәгать 9да башланып китте. Шәһәрлеләрне ярминкәгә чакырып, мәйданда музыка яңгырап торды. Башта, яңгыр сибәләп торгангамы, сатып алучылар аз иде. Тора-бара халык җыела башлады. Сыер ите сатыла торган нокталарда чират та хасил булды. Чөнки бәяләр базарныкыннан бераз түбәнрәк иде. Катифә апа Вәлиева ярминкәгә ит, сөт алырга чыккан.
“Итләре матур да, очсыз да, – дип уртаклашты ул. – Ярминкәнең төп мәйданда үткәрелүе өлкән яшьтәгеләр өчен уңайлы, бик кирәк әйбер бу, чөнки Агропарк ерак. Безгә монда килү җайлы, җәяү килдем, ияләшкән урын. Бу традиция калсын иде.
Сатып алучыларның күбесе Катифә апаның фикерен хуплады. Авыл хуҗалыгы ярминкәсенең шәһәр үзәгендә узуы өчен бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр сөенде. Тик, ярминкә Агропаркта үткәрелүе яхшырак, дип фикер йөртүчеләр дә очрады.
“Ярминкәнең Агропаркта узуы ошый: ябык бина, өстәлләр әзер – уңайлы, – ди Исергәптән Венера Фазлыева. – Мин анда тиз генә бара идем дә ярты сәгатьтә әйберләремне сатып бетерә идем. Сөт, катык, йомырка алып килә идем, әбиләр, апалар билгеле бер вакытта килеп алалар иде. Зур продукция сатучыларга, бәлки, шәһәр үзәгендә уңайлырактыр”.
Исергәп җирлегеннән балалар бакчасы, мәктәп, мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре берләшеп килгәннәр. Алар тавык, бал, сөт ризыклары, йомырка, кышка ясалган салатлар, кайнатмалар, кул эшләре һәм хәтта, матур итеп бизәп, кош теле-чәчәк тә тәкъдим иттеләр. Исергәпләрнең әйберләрен өстәлләргә тезеп бетергәнче үк ала башладылар. Әниләр көненә тәмле күчтәнәч дип, чәчәкләрне сөенә-сөенә алдылар.
Томбарлы җирлеге вәкилләре, гадәттәгечә, ярминкәгә ныклап әзерләнгәннәр. Алар һәрвакыт үзләренең өстәлләрен халыкны җәлеп итәрлек итеп коралар. Бу юлы да, салатлар, кайнатмалар, яшелчә һәм башка ризыклардан тыш, фотозона һәм чәй табыны да әзерләгәннәр. Ярминкәгә килүчеләрне, кыстый-кыстый, тәбикмәк һәм башка камыр ризыклары, кайнар чәй белән сыйладылар.
“Авылдашларым белән очрашканга сөендем, бәйрәм тәбикмәкләре белән чәй дә эчәм менә, зур рәхмәт,"– дип уртаклашты Татар Томбарлысында туып, хәзер Казанда яшәүче Минзирә Гнеденко (кыз фамилиясе Алтынова).
“Әниләр көненә дип, мәктәп фотозона ясады, – ди Татар Томбарлысы китапханәчесе Эльвира Әхмәтҗанова. – Ярминкәгә бергәләшеп әзерләндек – мәктәп, авыл советы, мәдәният йорты. Үзебезчә бәйрәм мохите тудырасыбыз килде, шуңа чәй табыны да кордык”.
Башка авыл җирлекләре дә сәүдә өстәлләрен милли үзенчәлекләрен исәпкә алып әзерләгәннәр иде.
Ярминкәдә шәхси ярдәмче хуҗалык вәкилләре, шәхси эшмәкәрләр дә сәүдә итте.
Фото: Ләйсән Сәетгәрәева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев