Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулы волонтёрлык штабы эшче куллар көтә

Шәһәр һәм районның авыл җирлекләрендә дә фронтка җибәрү өчен маскировка челтәрләре үрү, дронга каршы плащлар һәм башка кирәк-яраклар тегү эше актив бара. Әлеге җаваплы һәм изге хезмәткә эшче куллар һәрвакыт кирәк. Баулының үзәк урамында волонтёр Ландыш Ганиева тырышлыгы белән тагын бер штаб барлыкка килде. Биредә өч бүлмәдә эш бара.

Штабка килеп керү белән маскировка челтәрләре үрүчеләр каршы алды. Бу – беренче зал.

– Маскировка челтәре – ул махсус рәвештә үрелгән камуфляж япмасы. Андый челтәрләр сугышчыларны, коралларны, хәрби техниканы һәм башка мөһим объектларны маскировкалау өчен фронтта һәм алгы сызыкта киң кулланыла. – дип сөйләде Сырдарья Әхмәтова. – Без үргән һәрбер ятьмә – кемнеңдер гомерен саклап калу һәм сугышчыны дошманнан яшерү мөмкинлеге.

– Баулының ветераннары, пенсионер активистлары, махсус хәрби операциядә катнашучыларның исәнлеген кайгыртып, маскировка челтәрләрен үрүдә даими катнашып торалар, – дип сөйләде районның ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Альбина Хәлиуллина.Теләге булган һәркем безнең командага килеп кушыла ала. Кешеләр күбрәк булган саен эш тә тизрәк бара. Без биредә эшләп кенә калмыйбыз, ә үзара аралашабыз да, киңәшләшәбез. Без бергә булганда, безне бернинди дә дошман җиңә алмый.

Альбина Хәлиуллина сүзләренчә, районның ветераннары бик актив тормыш позициясе алып бара. Алар спорт белән шөгыльләнергә дә, сәламәт тормыш рәвеше алып барырга да, район һәм республика күләмендә узган чараларда катнашырга да, махсус хәрби операция зонасындагы солдатларга да төрлечә ярдәм итәргә өлгерәләр.

– Баулының төрле группаларында маскировка челтәрләре үрү өчен ярдәм кирәк дип яздылар. Шул хәбәрдән соң үзем җитәкләгән мөнәҗәтләр әйтүче “Инсаният” төркеменә, “Асыльяр” ансамбле кызларына, “Ак калфак” төркеменә хәбәр яздым һәм бүген шулай җыелып та килдек, – дип сөйләде Баулы районының “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Римма Яруллина. – Гуманитар ярдәм җыюда, оештыруда без һәрдаим катнашабыз: носкилар, җылы оекбашлар да бәйләдек, азык- төлек тә сатып алып, пешереп тә җибәрдек, төрле шифалы үләннәрдән чәйләр дә тутырдык. Маскировка челтәрләре дә бик кирәк икәнен аңлыйбыз, шуңа бик тырышып эшлибез.

Икенче залда тукымаларны кисеп әзерләп торалар. Фәнзия Бадыкшина узган елның гыйнвар аеннан бирле волонтёрлар төркеменә кушылган. Шуннан бирле һәр көнне диярлек ярдәмгә килә ул.

– Әлеге вакытта “леший” киеме өчен тукымалардан тасмалар кисәбез, бу бик мөһим эш. “Леший” костюмын кигәч, солдатлар күренми, тепловизор аларны “күрми”. Бу костюм тән җылысын чыгармый. Монда йөри башлаганнан бирле эшләмәгән эш калмады кебек. Барысы да хәрбиләребезнең гомерләрен саклау өчен, – дип сөйләде кулындагы тасманы ваклап кисә-кисә Фәнзия Бадыкшина.

– Тукымалардан тасмалар әзерлим. Аларны ел фасылына карап, төрле төсләрдә челтәрләр үрәбез, – ди Резедә Безенова. – Башта зур тукыманы кырык сантиметр итеп кисәбез, аннан аны егермегә бүләбез. Шул егермегә бүлгән кисәкләрне тагын флажоклар формасында кыйгачлап кисәбез.

Өченче залда тегү машиналарының теркелдәве ишетелә. Бүген биредә “Леший” костюмнары тегәләр.

– Дронга каршы костюмнар тектек һәм безнең тукма кисәкләре калды. Бу тукыма бик кыйммәт, аны әрәм итәргә ярамый, шуңа күрә без “леший” костюмы тегәргә уйладык, – дип сөйләде тегүче Наталья Мещанова. – Бер костюм тегәр өчен 7-8 сәгать вакыт кирәк. Аны үлчәргә, кисәргә, тепчергә кирәк.

– Без 18 ай бертуктаусыз эшлибез. Барлыгы 200 дән артык саклану һәм саклау чаралары булган – пончо, тепловизорлар күрми торган одеяллар, “Леший” костюмнары тектек, – дип сөйләде волонтёрлык штабын җитәкләүче Ландыш Ганиева. – Башта мин үзем хәрби тематиканы укыйм, өйрәнәм, үзләштерәм. Башка волонтёрларның эшләрен дә карап барам, аларның нәрсәләр әзерләгәннәрен, нинди материаллар кулланганнарын карыйм һәм үзебездә шуны җитештерәбез. Чөнки болар барысы да солдатларга фронтта кирәк, аларны саклый, коткара. Без хәтта тепловизор сатып алдык. Аның ярдәмендә һәр теккән әйберне карап, тикшереп торабыз. Чынлап та, плащлар, махсус “Леший” костюмнары кигән кешене ул “күрми”. Әгәр дә материал ялгыш икенче ягы белән куеп тегелгән булса, хәзер күреп ала, андыйларны кире әйләндереп тегәбез.

Ландыш Ганиева сүзләренчә, һәр атнаның җомга көнендә төркем акча җыю хакында игълан итә. Аны үзләре “җомга хәере” дип атыйлар. Бу акциягә һәр теләгән кеше теләгән сумманы күчерә ала. Бу акчалар материаллар, кирәк-яраклар алуга тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев