Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулы укучылары әтиләре турында сөйли

Әтиләр көне уңаеннан, Кызылъяр мәктәбе укучылары газиз кешеләре турында иншалар язганнар. Айбулат Идрисовның әтисе Айрат турында язган иҗади эшен тәкъдим итәбез.

Минем әтием Айрат исемле. Әнием Алина белән бик матур итеп 24 ел бергә яшиләр.

Без гаиләдә өч бала. Апам, абыем бар, алар инде зурлар. Мин – иң кечесе Айбулат. Кызылъяр мәктәбенең өченче сыйныфында укыйм, көрәш белән мавыгам.
Әтием машина йөртүче булып эшли, заправкаларга хезмәт күрсәтә. Өйдә терлекләр асрый, аларны карый. Без әтием белән җәйләрен печән чабабыз, киптерәбез, кышкылыкка әзерлибез. Бергә бакча эшкәртәбез, ул мине мотоблок белән җир сөрергә өйрәтте. Балык тотарга да әтием белән йөрим. Ул миңа бар әйберне тыныч кына аңлата, эшкә, тәртипкә өйрәтеп үстерә.
Әтием спортны да үз итә. Волейбол ярышларында катнаша, призлы урыннар яулый. Бездә дә спортка мәхәббәт тәрбияли. Шуңадыр апам да спорт мәктәбендә тренер булып эшли.
Мин әтиемне бик яратам, аның белән горурланам. Ул дөньяда иң яхшы әти. Әнием һәм безнең белән озын-озак бәхетле гомер кичерүен телим.
Айбулат Идрисов,
3 нче сыйныф укучысы

Фото: шәхси архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев