Баулы танкистының батыр хезмәте
“Хезмәткә дан” редакциясе, Баулы районы башкарма комитетының архив бүлеге белән берлектә, Бөек Ватан сугышы елларында район тормышы һәм герой-якташларыбыз турында язмалар әзерли. Беренче материал Канәфи Зариф улы Әхмәтҗанов турында.
Хөрмәтле якташыбыз 1921 елның 10 апрелендә ТАССРның Баулы районы Исергәп авылында крестьян гаиләсендә туа. Әтисе Мөхәммәтзариф Әхмәтҗанов (1863-1939 елларда яшәгән) Батуми шәһәрендә патша армиясендә хезмәт итә. Әнисе Мәсәвәрә1947 елда 68 яшендә дөнья куя. Канәфинең Гражданнар сугышында катнашкан абыйсы Мөхәммәтлатыйф һәм сеңлесе Җәннәтелмә була.
Канәфи Зариф улы 1940 елда Баулының 1нче мәктәбен тәмамлый. 1940 елның 15 августыннан 1941 елның 28 декабренә кадәр Татар Кандызы мәктәбендә укытучы булып эшли. 1941 елдан 1962 елга кадәр Совет армиясендә төрле вазифаларда хезмәт итә.
Канәфи Әхмәтҗанов 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнаша:
1942 елның мартыннан августка кадәр Көнбатыш фронтның 146нчы укчы дивизиясенең 280нче артиллерия полкында 76-мм корал наводчигы сыйфатында;
1942 елның 20 декабреннән 1943 елның 25 маена кадәр Көнбатыш фронтның 247нче укчы дивизиясенең 778нче артиллерия полкында 76-мм корал командиры сыйфатында;
1944 елның 2 августыннан 21 сентябренә кадәр Кызыл Байрак орденлы Суворов-Кутузов корпусының Ленин орденлы Сталинград-Киев 5нче гвардия-танк армиясендә, 390 үзйөрешле-артиллерия полкында САУ-85 командиры сыйфатында.
1942 елның апрелендә Смоленск өлкәсе янында барган бәрелешләр вакытында яралана. Архив белешмәсендә бу хакта: “280нче артиллерия полкы составында ут позициясен алыштырганда снаряд кыйпылчыгы белән яралана, ләкин сугыш кырыннан китми...”, – дип язылган.
Канәфи Әхмәтҗанов, немец-фашист гаскәрләренә каршы көрәштә күрсәткән батырлыгы өчен, бик күп бүләкләргә лаек була: ике “Кызыл Йолдыз”ордены, Беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “Сугышчан казанышлар өчен”, “Германияне җиңгән өчен”, “Японияне җиңгән өчен” “Венаны алган өчен”, “Праганы азат иткән өчен”, “Будапештны алган өчен” медальләре, юбилей медальләре, Жуков медале белән бүләкләнә. Югары Башкомандующий И. В. Сталинның Рәхмәт хаты тапшырыла: Будапешт шәһәрен алган өчен; Венаны алган өчен; Праганы азат иткән өчен; Ерак Көнчыгышта Япон империалистларына каршы сугышларда.
Ветеранның кызы Эльвира Әхмәтҗанова “Хезмәткә дан” хәбәрчесенә сугыш вакытында әтисе белән булган, район газетасында бәян ителгән хәл турында сөйләде.
1944 елның августында Румынияне фашистлардан азат итү өчен каты сугышлар барган вакыт. Кече лейтенант Канәфи Әхмәтҗановның үзйөрешле артиллерия установкасы (САУ) беренче эшелонда бара. Кинәт САУ сискәнеп китә һәм бер урында әйләнә башлый. Аннары тагын бер коточкыч һөҗүм сугыш машинасын утка тота. Барлык ярыклардан төтен чыга, корпус бик тиз кыза. “Экипажга установкадан чыгарга!” – дип команда бирә кече лейтенант. Башнёр (ред.: танк башнясындагы танкист-укчы) каршы килергә омтылып карый. Тик Канәфи Әхмәтҗанов боерыгын кабатлый һәм янып ятучы танктан иң ахырдан чыга. Аннары танкистлар безнекеләрне табарга тырышалар. Шулай килеп чыга: җимерелгән үзйөрешле артиллерия установкаларын һәм экипажны коткаруны совет командованиесе күрә. Командирларның берсе (бу алтынчы гвардия танк армиясе командующие генерал-полковник Кравченко булып чыга), Әхмәтҗанов докладыннан соң, экипажны якындагы бистәгә кыска вакытлы ялга җибәрергә һәм сугышчыларга яңа танк бирергә боерык бирә. Бераз тын алганнан соң, коткарылган экипаж командиры яңа Т-34 танкын ала. Канәфи үзенең экипажына команда бирә һәм танк кузгалып китә. Барганда, кече лейтенант үзенең комбаты белән рация аша элемтәгә чыга һәм берничә сүз белән генә вакыйганы бәян итә, сугышчан бурыч ала. Канәфи бүләк ителгән Т-34 белән сугыш ахырына кадәр хезмәт итә.
Армиядә хезмәт иткән елларында Канәфия Зарипович төрле хәрби уку йортларында белем ала: 1942 елда Мәскәү өлкәсенең Бронница шәһәрендә кече командирлар курсларында; 1943 елдан 1944 елга кадәр Молотов шәһәрендә (хәзерге Пермь) 2 нче Ростов үзйөрешле артиллерия училищесында; 1946 елда Завитая станциясендә (Амур өлкәсе) БТИ МВ курсларында; 1953 елдан 1954 елга кадәр Ленинград югары бронетанк мәктәбендә.
Сугыштан соң хәрби округларда хезмәт итә: Байкал артында Адон-Челон бистәсендә; Ерак Көнчыгышта – Курил утрауларында, Уруп утравында; Белоруссиянең Бобруйск шәһәрендә; ГДРда – Германиядә Кёнигсбрюк шәһәрендә гаскәрләр төркеме составында.
Кораллы көчләрдән пенсиягә запаска чыгарылганнан соң, Канәфи Әхмәтҗанов район ДОСААФы рәисе, кадрлар буенча өлкән инспектор булып һәм ПАТПда махсус эштә хезмәт куя. Ветеранның гомуми хезмәт стажы – 52 ел.
Канәфи Әхмәтҗанов 1948 елның мартында педагог булып эшләүче Рәшидә Зыяз кызы белән гаилә кора, өч балалары бар – уллары Илсөяр белән Илгизәр һәм кызлары Эльвира.
Канәфи Әхмәтҗанов, ГСБТ һәм Баулы ПАТП батальоны партия оешмасы секретаре буларак, 22 елдан артык иҗтимагый башлангычларда киң җәмәгать эше алып бара, Баулы КПСС район кгомитеты пленумы әгъзасы, ревизия комиссиясе әгъзасы, партия комиссиясе әгъзасы итеп сайлана, ә 1984 елда Баулы район сугыш һәм хезмәт ветераннары Советының беренче рәисе була, бу вазифада 1996 елга кадәр хезмәт итә.
Озак еллар намуслы хезмәте һәм районның иҗтимагый тормышында актив катнашканы өчен, КПССның район комитеты һәм халык депутатларының Баулы район Советы башкарма комитетының 13 Мактау грамотасы белән бүләкләнә, ике тапкыр районның мактау китабына, шулай ук ТАССР хәрби комиссары, генерал-майор В.Шварев грамотасы белән бүләкләнә. Җирле хәрби идарә органнарының 70 еллыгы уңаеннан, хәрби һәм мобилизацион әзерлекне арттыруда ирешкән уңышлары һәм зур тәрбия эшләре, республикада ветераннар хәрәкәтен үстерүгә өлеш керткәне өчен, ТР Президенты Указы белән, ТР Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 30 еллыгы уңаеннан, Бөгелмә шәһәреннән Ленинградтан китерелгән мәңгелек ут факелын алып килә һәм 1975 елның 9 маенда Баулы эшчеләр бистәсенең Җиңү мәйданында кабызып җибәрә.
Канәфи Әхмәтҗанов 2001 елның 28 декабрендә озакка сузылган авырудан вафат була.
Фото: шәхси архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев