Баулы районында “Сөмбелә” бәйрәме гөрләгән
Шалты авыл мәдәният йортында “Сөмбелә” бәйрәме уздырганнар. Күңел ачу чарасы җыр-биюгә, төрле уеннарга бай булган.
Көз фасылында, уңыш җыеп алганнан соң, көн белән төн тигезләшкән сихри мизгелдә “Сөмбелә” бәйрәме билгеләп үтелә. Бу – гомер-гомергә муллык һәм уңыш бәйрәме. Бәйрәмнең иң мөһим мизгеле – Сөмбеләне сайлау. Чибәр һәм уңган кызны сайлап алып, башаклар белән бизәлгән тәхеткә утыртканнар.
Бу көнне өстәлләр мул ризык белән тулган, ә кешеләр, өйдән-өйгә кереп, җырлап-биеп, күңел ачканнар. Шалты мәдәният йортында да, укучыларны милли йолалар, традицияләр белән таныштыру максатыннан, күңелле итеп “Сөмбелә” бәйрәме уздырганнар.
“Сөмбеләне бәйрәмгә бергәләшеп чакырдык, – дип хәбәр итте “Баулы-информ” редакциясенә Шалты мәдәният йорты директоры Гөлназ Вахитова. – Бәйрәмнең хуҗабикәсе Сөмбелә биргән табышмакларга җаваплар таптык, әйтемнәр, тизәйткечләр, көзге уңышка багышланган мәкальләр әйтештек”.
“Сөмбелә” бәйрәме уңаеннан көзге уңыш күргәзмәсе дә оештырылган. Анда төрле төстәге кызыклы яшелчәләр, җиләк-җимешләр урын алган.
Чара җыр-биюгә, төрле уеннарга бай булган. Бәйрәмгә килүчеләр “Тәменнән бел”, “Бәрәңге җыю”, бәрәңге әрчү, көянтә-чиләк белән узышу, күз бәйләп рәсем ясау уеннарын уйнаганнар. Ахырда көзге нигьмәтләр белән сыйланганнар.
Фото: Гөлназ Вахитова архивы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев