Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулы районында өмәләр дәвам итә

Томбарлы авыл җирлегендә зиратларны һәрвакыт төзекләндереп торалар. Авыл халкы, бердәм булып, атна саен ялларда өмәгә җыела.

Узган атнада Миңнегол авылы зиратында өмә үткәргәннәр. Өмәчеләр корыган агачларны кискәннәр, тырмалап, үләннәрне җыйганнар.

Якшәмбе көнне Татар Томбарлысы зиратында да зур өмә оештырганар. Биредә бөтен җирне баскан чаганны кискәннәр, хуҗасыз каберләрне тәртипкә китергәннәр, сынып төшкән зур каенны да тәртипкә китергәннәр. Җирлектә зиратлар барлык эш кораллары белән тәэмин ителгән. Шулай да авыл халкы үзләренең пычкыларын, аңа салырга бензин да алып килә. Киселгән агачларны “Берлек” җәмгыяте биргән арбага тутырганнар.

“Туганнарыбыз һәм якыннарыбыз күмелгән изге урынны тәртиптә тоту – безнең һәрберебезнең бурычы, – ди Томбарлы авыл җирлеге башлыгы Айгөл Минәҗева. – Иң яшь өмәчеләр Айзат Гыйләҗев, Азамат Гыйләҗев һәм Исмәгыйль Шәрәповны аерып әйтәсем килә. Алар зиратка сәгать 8 тулганчы ук килделәр. Арбада бөтен чүпне алып, төяп тордылар, бик әйбәт эшләделәр, аннары ташыдылар да.

Авыл халкы, актив һәм бердәм булып эшләгән.

“Авылыбыз язмышына битараф булмаган, өмәдә актив катнашкан авылдашларыма зур рәхмәт. Барысына да ныклы сәламәтлек, иминлек һәм тыныч күк йөзе телим”, – дип билгеләп үтте Айгөл Минәҗева

Фото: Айгөл Минәҗева архивы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев