Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулы районында өмәләр дәвам итә

Томбарлы авыл җирлегендә яшәүчеләр, иртә яздан кышка кадәр, бердәм булып, төзекләндерү өмәләренә җыела. Бу юлы Татар Томбарлысы авылында Мәктәп тыкрыгы юлына иелеп үсә торган чаган агачларын кискәннәр.

Томбарлы авыл җирлеге башлыгы Айгөл Минәҗева “Баулы-информ” редакциясенә хәбәр иткәнчә, Татар Томбарлысы авылында Совет урамының бер башына һәм Мәктәп тыкрыгына үзара салым акчасына гравий салу каралган. Гравий җәйгәнче Мәктәп тыкрыгында юлга иелеп үсә торган чаган агачларын кисәргә кирәк булган.

Шушы юлдан узып йөрүчеләр, Яшьләр һәм Ленин урамнарында яшәүчеләр, бердәм булып җыелышып, өмәгә чыкканнар: чаганнарны кисеп, читкә чыгарып, өеп куйганнар. Тыкрык чиста һәм якты булып калган.

“Өмәдә, нигездә, 30-40 яшьлекләр катнашты. Бик зур рәхмәт аларга, – дип сөйләде Томбарлы авыл җирлеге башлыгы Айгөл Минәҗева. – Биредә юллар начар, чокырлы, бөтен бала укырга шушы юлдан йөри. Гравий җәеп, юлын да тигезләп куйсак, бик яхшы булачак. Бөтен эш үзара салым акчасына башкарыла”.

Фото: Айгөл Минәҗева шәхси архивы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев