Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулы районында Өлкәннәр декадасы дәвам итә

Өлкәннәр көне уңаеннан, Салих авылының “Нәҗметдин” мәчетендә Коръән ашы үткәрелгән.

Коръән ашына өлкән буын вәкилләре чакырылган. Авыл имамы Исмәгыйль хәзрәт Закиров Коръән укыган, вәгазьләр сөйләгән.

Өлкәннәрне Салих авыл җирлеге башлыгы Илнур Хәйруллин, авыл китапханәчесе Ләйсәнә Таһирова котлаган. Авыл фельдшеры Миләүшә Шәймәрданова сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләгән Рәкыя Ибраһимова, Гөлчәчәк Закирова һәм Сәгъдүнә Бәдриевага район үзәк хастаханәсе профсоюзы бүләкләрен тапшырган.

“Бәйрәм табынын әзерләргә “Исламгалиевлар” крестьян-фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе Вахит Исламгалиев иганә ярдәме күрсәтте. Авыл халкы исеменнән  аңа зур рәхмәт”, – дип хәбәр итте Салих авылы китапханәчесе Ләйсәнә Таһирова.

Өлкәннәр үзләре дә күчтәнәчләр белән килгәннәр. Табынны клуб, китапханә хезмәткәрләре корган.

“Мул табын артында кунак булып кайттык. Хөрмәт итеп чакырган өчен зур рәхмәт. Өлкәннәр бик канәгать калдылар. Әнием Рәкыя Ибраһимованың да күңеле булды, рәхмәт укып утыра, – дип уртаклашты Ландыш Хәмидуллина.

Фото: Ләйсәнә Таһирова архивы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев