Баулы районында «Күрше-фест» проекты дәвам итә
Томбарлы җирлегенә керә торган Шәмәй авылында «Күршеләр – иң якын кешеләр» дип исемләнгән бәйрәм узды.
Урам бәйрәмен Татар Томбарлысы мәдәният йорты директоры Айгөл Нәүрүзбаева үткәрергә тәкъдим иткән. Авыл советы, мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре аны хуплаган.
"Шәмәйдә яшәүче өлкән яшьтәге кешеләр Томбарлыга бәйрәмнәргә килә алмыйлар. Алар да читтә калмасын дигән ният белән, менә шундый бәйрәм үткәрергә булдык", – дип сөйләде Томбарлы җирлеге башлыгы Айгөл Минәҗева.
Бер урамлы Шәмәй авылында 56 кеше теркәлгән, даими яшәүчеләр 40 чамасы. Биредә 44 йорт исәпләнә, 10ысында кеше яшәми. Җирлек башлыгы әйтүенчә, шәмәйлеләр дус-тату, бер йодрык булып гомер итә. Яз көне биредә зур өмә узган, хуҗасыз йортларның капка төпләрендәге үләннәрне чапканнар, агачларны кискәннәр, үзара салым акчасына авыл ихтыяҗлары өчен эш кораллары сатып алганнар. Шулай ук алар алдагы елларда үзара салым акчасына зиратларны коймалап алганнар.
"Зират караучы Тәлгать абый Шакиров, үзара салым акчаларын үзе җыеп, авыл советына китереп бирде", – ди Айгөл Минәҗева.
Яңгыр явып торса да, бәйрәмгә шактый кеше җыелды, туган авылларыннан читтә яшәүчеләр дә кайткан иде. Бәйрәм башлануга, болытлар таралды, кояш та чыкты.
Урам бәйрәме җылы, дустанә мохиттә узды һәм Авыл көненә әверелде. Кичәне алып баручы Айгөл Нәүрүзбаева күршеләр турында күренекле кешеләр әйткән фикерләр, мәкальләр белән таныштырды. Ул бер генә кунакны да игътибарсыз калдырмады, алар өчен кызыклы уеннар уздырды.
Шәмәйлеләр, мул табын артында очрашып, рәхәтләнеп аралаштылар, яшь чакларын, күршеләрен искә алдылар, кунакка кайткан авылдашларына, оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
"Кайткан кешеләргә зур рәхмәт, туган җир ул бер генә. Аның кадерен белергә кирәк. Исән чакта күрешеп яшик, өмәләргә чакырганда кайтыгыз, – дип мөрәҗәгать итте авылдашларына авыл активисты Тәлгать Шакиров. – Миңа оят кайчагында: бөтен эшне авыл советы, мәдәният йорты һәм балалар бакчасы кызлары эшли. Алар авылны да чабалар, безне дә селкетәләр. Ә без бергә булсак, авыллар да гөрләп торыр иде. Бүгенге бәйрәмне оештыручы кызларга зур рәхмәт, күршеләр бәйрәме бездә беренче тапкыр уза".
"Шушы бәләкәй генә Шәмәебездән кемнәр генә чыкмады. Безнең мәрхүм укытучыбыз Хәбибә апа: "Шәмәйләрнең бит аларның чишмәләре шифалы, шуңа аларның барысы да җырлый", – дип әйтә иде. Хәтерлисезме, безнең авылда нинди баянчылар бар иде – Кәрам, Зәйтүн, Наил, Варис, Марс, Сәгыйть абыйлар, – дип искә алды Баулыдан туган авылына бәйрәмгә кайткан Сәвия Низамова. – Авылда яшьләр беткән, иң мөһиме, авылыбызның исеме бар, аны онытмау өчен безнең һәрберебез бар. Безне менә шулай җыйган өчен, бәләкәй булса да, авылыбызны искә алган өчен, зур рәхмәт. Авылыбызның төп йорты булган зиратыбызны карап торган өчен, һәрберебезне чакырып торучы Тәлгать абыебыз бар. Аллаһы Тәгалә аңа тигезлектә картаерга насыйп итсен".
Чыннан да, шәмәйлеләрнең барысы да диярлек җырлый икән, Сәвия ханым үзе дә "Мәтрүшкәләр" җырын бик матур итеп башкарды. Кәрам һәм Римма Нәҗмиевлар, Гөлшат Ямалетдинова Илнур Нәҗмиев та үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр.
Кунаклар, мул табын артында учакта пешкән шулпа белән сыйлана-сыйлана, Татар Томбарлысы мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән чыгышларны да карадылар.
Томбарлылар Айгөл Нәүрүзбаева, Илмира Минәҗева, Раушания Фәйрушина чыгышлары, Эльвира Әхмәтҗанованың үзе иҗат иткән шигырен укуы бәйрәмгә килүчеләрнең күңеленә хуш килде. Чулпан Ханипов белән Кәрам Нәҗмиевның баянда, гармунда уйнаулары да ямь өстәде.
"Барыгызга да тыныч күк йөзләре телим. Туганнар, дус һәм күршеләр белән гел шулай мул табыннар артында очрашырга язсын. Томбарлы кызларына зур рәхмәт, алар –юкны бар итүчеләр, барны күбәйтүчеләр. Бездән өлкән булуына карамастан, 20 килолы баянын күтәреп, бәйрәмнәрдә катнашып, кешеләрнең күңелләрен күреп йөргән Чулпан Ханиповка да зур рәхмәт", – дип уртаклашты Кәрам Нәҗмиев. Сүз уңаеннан, ул әниләр турында шигырь сөйләгәндә күпләрнең күңелләре тулды.
Шәмәйдә дүрт елдан артык яшәүче Лида һәм Александр Васильевлар да Шәмәй халкының дус һәм әйбәт булуын билгеләп үттеләр.
Бәйрәмгә килүчеләрне Томбарлы авыл җирлеге башлыгы Айгөл Минәҗева да сәламләде һәм бәйрәм белән котлады.
Шәмәйлеләр шимбә кичендә менә шулай рәхәтләнеп ял иттеләр, оештыручыларга рәхмәт әйтеп, бу башлангычның дәвамлы булуын теләделәр.
Фото: Ләйсән Сәетгәрәева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев