Баулы районында беренче кыңгырау чыңлады
Белем көне уңаеннан, район мәктәпләрендә тантаналы линейкалар узды. Фәнис Яруллин исемендәге Кызылъяр мәктәбе укучылары да җәйге каникуллардан соң белем йортына бәйрәмгә җыелдылар.
Белем көне уңаеннан, район мәктәпләрендә тантаналы линейкалар узды. Фәнис Яруллин исемендәге Кызылъяр мәктәбе укучылары да җәйге каникуллардан соң белем йортына бәйрәмгә җыелдылар.
Быел Кызылъяр мәктәбе бусагасын беренче тапкыр 15 бала атлап керде. Алар беренче сыйныфка баруларын түземсезлек белән көткәннәр, әти-әниләре өчен бу көн бераз моңсу да, сөенечле дә.
«1 сентябрь шатлыклы һәм шул ук вакытта бераз моңсу да көн, чөнки вакыт тиз бара, балалар үсә. Быелны безнең икенче балабыз, улыбыз беренче сыйныфка укырга бара. Әле күптән түгел генә мин улымны балалар бакчасына алып бара идем, ә хәзер тормышыбызда яңа этап башланды», – дип уртаклашты Альбина Нуркаева.
Әйе, балалар бакчасында рәхәт, әмма укырга, белем алырга кирәк. Раниль Нуркаев та бу көнне бик көткән, әти-әнисе белән мәктәпкә әзерләнгән, каләм, карандаш, дәфтәр, портфель һәм форманы да үзе сайлаганны алганнар.
«Бүген улыбыз да, безнең шикелле үк, борчыла, дулкынлана, чөнки аның бүген барлык мәктәп укучылары, әти-әниләр, укытучылар каршысында чыгыш ясыйсы була. Әмма инде бу күңелле дулкынлану гына. Барысы да әйбәт булыр дип уйлыйм. Беренче класс җитәкчебез белән дә без инде таныш, ул Хисамова Лилия Рәшит кызы, бик яхшы, ягымлы, җаваплы укытучы. Минем олы кызымның да беренче укытучысы ул», – ди Альбина Нуркаева.
Раниль сыйныфташлары белән дә таныш, алар белән балалар бакчасында бер төркемгә йөргән.
«Мәктәптә бик матур, монда җәй көне лагерьга бик ошатып йөргән иде, барысы да яхшы булыр дип, өметләнәбез. Һәм инде яңа уку елы барыбызга да яхшы хис-кичерешләр, зур уңышлар алып килсен дигән теләктә калабыз», – дип, тәэсирләрен бүлеште әни кеше.
Бәйрәм бик матур башланып китте: беренчеләр 11нче сыйныф укучылары белән заманча бию әзерләгәннәр, каушап та тормадылар, рәхәтләнеп чыгыш ясадылар.
Аннары укучыларны, укытучыларны һәм бәйрәм кунакларын Баулы районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Дарина Ганиева, мәктәп директоры Альбина Әминова, Кызылъяр авыл җирлеге башлыгы Марсель Даутов, авыл имамы Фәнис хәзрәт Хәлфетдинов котлады һәм уңышлар теләде.
Кызылъяр җирлеге, оешмалар, предприятиеләр һәм авыл җирлекләре арасында узган спартакиадада җиңгән өчен, 50 мең сумлык сертификатка лаек булган. Бу җиңүдә Кызылъяр мәктәбенең дә өлеше зур. Җирлек башлыгы Марсель Даутов бүләкне мәктәп директоры Альбина Әминовага тапшырды.
1нче һәм 11нче сыйныф укучылары концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. 11нче сыйныф укучылары, «Киләчәккә самолёт» традициясен дәвам итеп, 1нче сыйныф укучыларына теләкләр язылган кәгазь самолётлар тапшырдылар.
Яңа уку елына чакырып яңгыраган беренче кыңгыраудан соң, укучылар үзләренең сыйныф бүлмәләренә таралдылар. Һәр сыйныфта “Тынычлык дәресләре” дип исемләнгән ачык дәресләр узды.
Фото: Ләйсән Сәетгәрәева, Эльнара Идиатуллина, Альбина Нуркаева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев