Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулы районында – Авыл көне

Яңа Баулы авылында “Авыл көне” бәйрәме гөрләгән. Чара җыр-биюләр, уеннар һәм бүләкләүләр белән үрелеп барган.

Бәйрәм Исергәп авыл мәдәният йортының “Ләйсән” вокаль ансамбле чыгышы белән башланып киткән. Яңа Баулы авылы старостасы Заһит Хәбибуллин авылдашларын бәйрәм белән котлаган. Аннан сүзне Исергәп авылы имам-хатыйбы Камил Шәмсуаров дәвам иткән. Ул, бөтен халыкка исәнлек-саулык һәм тынычлык теләп,  Коръән сүрәләре укып, дога кылган.

 

Баулы районы ветераннар советы рәисе Альбина Хәлиуллина, авыл өчен янып яшәүче юбилярларны котлап, аларга рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырган.

Үзешчән артистлар Рина Гафиятуллина, Әлфия Янабирдина, Тәслия Галиева, Альбина Хәлиуллина, Рәзил Фәррахетдинов, Васил Таһирҗанов, Илсөяр Кузнецова, Гульнара Абдуллина чыгышлары бәйрәмгә дәрт өстәгән. Авыл халкы Баулы мәдәният йорты автоклубы җитәкчесе Фәнүзә Айдагулова җитәкчелегендә килгән артистларның чыгышын аеруча җылы кабул иткән.

Авыл бәйрәме милли уеннар, җыр-биюләр белән үрелеп барган. Бәйрәм кунаклары, төрле кызыклы уеннарда катнашып, бүләкләр отканнар. Авыл көне бик күңелле, истә калырлык булган.

“Бик күңелле, матур чара булды Яңа Баулыда. Авыл халкы да, кунаклар да канәгать калды! Оештыручыларга, артистларга, үзешчәннәргә, автоклуб җитәкчесе Фәнүзә Айдагуловага рәхмәт!” – дип уртаклашты Баулы районы ветераннар советы рәисе Альбина Хәлиуллина.

Фото: Баулы район мәдәният йорты, Исергәп мәдәният йорты

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев