Баулы районы волонтёрлары эшли дә, ял да итә
Татар Томбарлысы мәдәният йортында «Кырык эшне – кырык якка ташлап» дип исемләнгән ял кичәсе узган.
Кичә уеннар, җыр-бию белән үрелеп барган. Бәйрәм ахырында ханымнар, хуш исле бәлештән авыз итеп, үзләре алып килгән тәм-томнар белән сыйланганнар.
Сүз уңаеннан, бәйрәмгә килүчеләрнең күбесе – волонтёрлар. Алар, авыл мәдәният йортына җыелып, махсус хәрби операциядәге сугышчылар өчен маскировка челтәрләре үрәләр. Инде икенче челтәрне төгәлләгәннәр. Бу игелекле эштә укучылар да катнаша.
Фото: Татар Томбарлысы мәдәният йорты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев