Баулы районы имам-мөхтәсибе сорауларга җавап бирә
Газета укучыларыбызның сорауларына Баулы районы имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов җавап бирде.
– Тормыш иптәшем үлде. Шуннан соң гел төшемә керә, бастырылып уянам. Кайчан хәтта аны үземнең янымда тойган кебек булам. Төнлә хәтта яныма килеп ята сыман, шәүләсен күрәм йокы аралаш. Бу ни була? Ничек итеп тынычлыкка ирешим? Догалар да укып карыйм, хәер дә бирдем (Айгөл).
– Адәм баласы үлгәч, аның җаны алай ирекле йөри алмый. Бәрзах дигән тормыш бар. Коръәндә Аллаһы Тәгалә аның турында безгә әйтә. Кеше бәрзах дигән тормышка күчкәч, хәтта кире кайтып, нидер төзәтәм дип әйтсә дә, Аллаһы Тәгалә, юк, ди. Беренчедән, сорау биргән ханымның бу хакта артык уйланып йөрүеннән булырга мөмкин. Ә икенчедән җеннәр дөньясы бар. Кеше, артык уйга бирелеп, һаман саен шул уйлар белән яши торган булса, начар җен- шайтан вәсвәсәсе булырга мөмкин. Мондый очракта кеше һәрвакыт кече һәм госел тәһарәтле булырга тиеш. Йокларга ятканда да, төнге намазларны укыгач, тәһарәтле килеш Коръәннең соңгы “Ихлас”, “Фәләкъ”, “Нәс” сүрәләрен укып, үзен өшкереп ята икән, Аллаһы Тәгалә аны менә шундый вәсвәсәләрдән, начар әйберләрдән саклый, дип әйтелә пәйгамбәребез хәдисендә. Пәйгамбәребез әйтә бит: “Төшләр төрле була. Шуларның берсе – кеше көн дәвамында уйлап йөргән уйларының төшенә керүе”, – ди. Ә кеше, һаман шундый уйларга бирелеп, шуның белән һаман үзен интектереп йөри торган булса, әлбәттә, ул аның төшенә дә керәчәк. Ислам дине күзлегеннән адәм баласы бу дөньядан китте икән, димәк, Аллаһы Тәгаләдән вакыт килеп җиткән, шуның белән кеше бу дөньядан китә. Ниндидер сәбәп белән, бу дөньяны кеше калдыра һәм без, аның өчен Аллаһыбыз каршында тынычлык, яхшылык, аның ялгышлыкларын, гөнаһларын гафу итүне сорап, догалар кылырга тиешбез. Шуның белән тынычланырга кирәк. Шуңа күрә йоклар алдыннан “Ихлас”, “Фәләкъ”, “Нәс” сүрәләрен укырга кирәк.
– Улым намазга басты. Моңа кадәр өй салганда, хуҗалыкта бик күп эшне кредитлар, ссудалар алып эшли идек. Машинаны да кредитсыз яңартып булмый, өйләнсә, үзенә фатирны да ипотекага яки кредит алып булдырырбыз дигән идек. Ул каршы. Кредит һәм ссудаларны алырга ярамый (риба) ди. Тик бүген, акча җыеп, фатир да, машина да алып булмаганы көн кебек ачык. Кредит алсак та, мин бит аны үзем эшләп тапкан хәләл хезмәт хакымнан түлим, ул нинди ярамый дигән әйбер соң? Нишләргә дә белгән юк. Машина һәм фатир алырлык акчаларны тиз генә җыеп та булмый (Ләйсәнә).
– Риба, процент дигән төшенчәне карый торган булсак, ислам динендә ул тыелган, харам. Аллаһы Тәгалә Коръәндә рибаны тыйган. Кеше әйтергә мөмкин: “Мин аны үз ирегем белән алам, үземнең хәләл тапкан акчаларымнан түлим”, – диеп. Алай булган очракта да, син башка берәүгә харам акчалар эшләргә мөмкинлек бирәсең һәм уртак гөнаһлы эштә катнашкан буласың. Ягъни чагыштыру өчен: берәү урлаша, ә син, аны башка берәү күрмәсен диеп күзәтеп, аны эләктермәсеннәр диеп теләп торасың икән, син үзең урламасаң да, аның гөнаһасына үз өлешеңне кертәсең. Шушы эш җәмгыятьтә таралмасын өчен, ислам дине бу эшне тыя. Ярый ла, кешенең эше бар, замана тыныч, гаиләдә бер кеше дә авырмый, бәла-каза булмаган гаиләләрдә тыныч кына түли ала. Ә бер шундый кризис вакыты булып алса, кинәт кенә акча бәясен югалтса, кешеләр эшсез калса, шул кредитлар түли алмау аркасында күпме кеше үз-үзенә кул салырга мөмкин. Яисә, кредит түлибез дип, өсте-өстенә кредитлар алып, “баткак” ка керүчеләр бар. Шуннан Ислам дине һәр гөнаһ булган, кешегә зарар китергән әйберне туктатырга тырыша. Әлбәттә, бүгенге көндә без комфортта яшәргә, яхшы машиналарда йөрергә өйрәнгәнбез. Андый вакытта да безнең Татарстанда банклар төрле хәләл продуктларын тәкъдим итәләр. Аны йорт төзергә, фатир алырга, машина яңартуга һәм алуга булсынмы, рәсмиләштереп була. Бәлки ул гадәти кредитка караганда, кыйммәтрәктер дә, чөнки әле ул безнең халык арасында бик таралмаган. Аллаһы Тәгаләнең канунын бозмыйм дип, хәләл акча белән кулланганлыктан, Аллаһыбыз шул акчаның бәрәкәтен бирә, гаиләгә бәхет, шатлык, рәхәтлек китерә торган эшләрдән булачак.
– Ислам дине буенча, әти-әни кушкан исемне алыштырырга ярыймы (Илсөяр)?
– Соңгы вактытта әлеге сорау белән еш кына мәчеткә дә киләләр. Аның сәбәбе төрле булырга мөмкин. Кайсы кешенең тормышында мәшәкать артыннан мәшәкать, авырулар, югалтулар була. Шулвакыт кеше күрәзәчегә, юраучыларга бара, интернеттан үзенә мәгълүмат туплый башлый. Имеш, исемгә карата бозым бар, исемне алыштырырга кирәк. Кеше исемен, моңа кадәр динсезлектә йөргән булса, исеменең мәгънәсе әшәке, бозыклыкны аңлата торган сүз икән, андый вакытта исемне алыштырырга рөхсәт ителә. Пәйгамбәр вакытында да андый хәлләр булган, пәйгамбәребез үзенең кайбер сәхәбәләренә исемнәрен алыштырырга тәкъдим иткән. Чөнки исеме начар сүзне аңлаткан. Әгәр дә, кешенең исеме матур мәгънәле, ләкин ул шул ук вакытта исемне алыштырам да, миңа килгән бәла-казалардан котылам дип уйлый икән, бу – зур ялгышу. Мөселман кешесе шуны аңларга тиеш: дөньяда бер нәрсә дә Аллаһ Тәгаләнең тәкъдиреннән, рөхсәтеннән башка булмый. Тормышта ниндидер мәшәкатьләр килеп чыга икән, бу – Аллаһы Тәгаләнең сынавы. Аллаһы Тәгалә Коръәндә ни ди: “Сез бик күп гөнаһлар эшлисез, менә шул гөнаһларның кечкенә генә бер өлешен татып карарга бирәм, бәлки, сез миңа кире кайтырсыз”, – ди. Ягъни, килеп чыккан мәшәкатьләрнең юкка булмавын аңларга кирәк. Әлбәттә, бар үзенең исеме үзенә ошамаган кешеләр. Гадәттә, андыйларның исемнәре әти-әнисе, уйламыйча, заманага ияреп, төрле чит ил сериалларыннан алып кушылган булуы мөмкин. Ул очракта чын мөселман исеменә күчү хәерле булыр.
“Ихлас” сүрәсе:
“Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Куль һүәллааһү әхәде. Әллааһүс-самәде. Ләм йәлиде вә ләм йүүләде. Вә ләм йәкүл-ләһүү күфүүән әхәде” (Аллаһ бердер. Бөтен нәрсәләр Аллаһыга мохтаҗ. Тудырмады, тудырылмады. Аның һичбер тиңе вә охшашы юк).
“Фәләкъ” сүрәсе:
“Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Куль әгуузү бираббил-фәләкъ. Миң шәрри мәә халәкъ. Вә миң шәрри гаасикыйн изәә вәкабе. Вә миң шәррин-нәффәәсәәти фил-гукаде. Вә миң шәрри хәәсидин изәә хәсәде” (Мин таң аттыручы Аллаһыга сыенам. Барлыкларның зарарыннан; вә әйләнә-тирәдәге караңгылыкның зарарыннан; вә сихер җәтмәләре коручыларның мәкереннән; вә көнчелек кылганда көнчеләрнең явызлыгыннан Раббыма сыенам).
“Нәс” сүрәсе:
“Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Куль әгуузү бираббин-нәәс. Мәәликин-нәәс. Иләәһин-нәәс. Миң шәррил-вәсвәсил-ханнәәс. Әлләзии йүәсвисү фии судүүрин-нәәс. Минәл-җиннәти вән-нәәс” (Бөтен инсаннарның Раббысына сыенам. Бөтен инсаннарның хөкемдарына, Сиңа шөбһә салучының зарарыннан, бөтен инсаннарның илаһына (сыенам). Ул зат җеннәрдән һәм адәмнәрдән дә булып, инсаннарның күңеленә вәсвәсә салыр).
Пәйгамбәребез әйтә бит: “Төшләр төрле була. Шуларның берсе – кеше көн дәвамында уйлап йөргән уйларының төшенә керүе”, – ди. Ә кеше, һаман шундый уйларга бирелеп, шуның белән һаман үзен интектереп йөри торган булса, әлбәттә, ул аның төшенә дә керәчәк. Ислам дине күзлегеннән адәм баласы бу дөньядан китте икән, димәк, Аллаһы Тәгаләдән вакыт килеп җиткән, шуның белән кеше бу дөньядан китә. Ниндидер сәбәп белән, бу дөньяны кеше калдыра һәм без, аның өчен Аллаһыбыз каршында тынычлык, яхшылык, аның ялгышлыкларын, гөнаһларын гафу итүне сорап, догалар кылырга тиешбез.
Фото: шәхси архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев