Баулы районы фермеры: “Хөкүмәт кайсы якка бора, без шулай эшләргә тырышабыз”
Бүген Баулыга Чирмешән районыннан эшлекле делегация килде. Авыл хуҗалыгының төрле тармаклары белән җитәкчелек итүче крестьян-фермерлык хуҗалыклары җитәкчеләре, “Исламгалиевлар” крестьян-фермерлык хуҗалыгында булып, ит җитештерү буенча тәҗрибә уртаклаштылар.
Танышу һәм сөйләшү ферма бинасына кергәнче үк башланды. Биредә бер мең баш мал асрау өчен торак төзелгән.
– Без моны башта сөтчелек өчен төзи башлаган идек, – дип сөйләде “Исламгалиевлар” крестьян-фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе Вахит Исламгалиев. – Төзелеш монан ун ел элек үк башланды. Яртысының түбәсе ябылган иде, эчләрен эшли башлаган идек. Аннары сөт 18 сумга төште, аннан соң сигез сумга әйләнде.
Сөт бәяләренең тотрыксыз булуы сәбәпле, Вахит Исламгалиев башлаган эшен икенче юнәлештә көйләргә кирәк дип уйлый. Дәүләттән алган грант акчалары ярдәмендә бинаны башкача төзеп бетерүгә ирешә һәм сөт түгел, ә мәрмәр ит җитештерә башлый. Бүгенге көндә биредә бөтен эш техника белән эшләүгә көйләнгән. Печән генә түгел, фуражны да малларга өлешләп бүлүче техника ярдәмендә бирәләр, алларында һәрвакыт тоз, су, витаминлы өстәмә азык һәм печән. Иткә дигән бозаулар 6-7 айга кадәр әниләре янында сөт имеп үсә.
– Бүгенге көндә 8500 гектар сөрү җиребез бар. Көнбагыш, рапс, җитен, ясмык кебек культуралар белән шөгыльләнәбез. Бүген бодай, арпа, солы белән шөгыльләнүнең файдасы юк, – ди хуҗалык җитәкчесе. – Шуңа күрә терлекчелектә, нәкъ менә ит җитештерергә алындык. Герефорд токымлы маллар үрчетәбез. Сыерлары бозаулый, аннан соң бозаулары алты ай әнисе белән тора. Шуннан соң аларны аерып ашатуга куябыз. Соңгы вакытта иткә бәяләр шөкер, түбән дип әйтмәс идем, күтәрелде.
Авыл хуҗалыгында дистә еллар тәҗрибәсе булган җитәкче дәүләт программаларын да вакытында һәм уңышлы куллана. Маллар өчен торак төзүдә дә грант акчаларын кулланган.
– Грант откан идек утыз миллион, егерме миллион үзебезнең акчаны шул эшкә куярга туры килде, – ди Вахит Исламгалиев. – Бу бина бер мең баш терлеккә исәпләнгән. Аңа кадәр дә 95 миллионлык төзү эшләре алып барган идек инде. Төзеп бетерергә хөкүмәт ярдәм итте, аннары маллар торагына кадәр бетон юл салырга да дәүләт ярдәмен кулландык. Аның өчен дәүләткә, җитәкчеләргә рәхмәтлебез.
Авыл хуҗалыгының нинди генә тармагын иярләп эшләсә дә, Вахит Исламгалиев алга карап яши. Заманага яраклаша белү дә хуҗа файдасына.
– Хөкүмәт кайсы якка бора, без шулай эшләргә тырышабыз. Элек бодай, арпа үстерә идек. Бодай бик файдалы культура иде. Аннары бодайга пошлина кертелде. Әгәр дә чагыштырып карасаң, әле бүгендә аларны 2017-2018 елгы бәяләр белән сатабыз. Шул ук вакытта ашламалар, ягулык-майлау материалларына, металлга хаклар ике тапкыр күтәрелде, – дип сөйли ул. – Әле безгә май җитештерә торган (масличные) культуралар үстерү файдалырак. Ә сөт җитештерү планына килгәндә, аны берничек тә планлаштырып булмый. Бүгенге көндә сөтнең бәясе ике айда гына да тагын ун сумга төште, шуңа күрә, хөкүмәт кайсы якка бора, шул якка борылып эшләргә генә кала.
Чирмешән районыннан килгән кунаклар да “Исламгалиевлар” хуҗалыгындагы маллар торагын кызыксынып карады. Чирмешән районы башлыгының авыл хуҗалыгы буенча киңәшчесе Мирзаһит Гатин сүзләренчә, алар күбрәк үсемлекчелек тармагы белән шөгыльләнәләр. Ул дәүләт программалары ярдәмендә сарыкчылык һәм ат асрау буенча юнәлешләрдә эшләүчеләр барлыгын ассызыклады. Быел ит җитештерү буенча эшләргә теләүчеләр саны арткан. Баулы җирлегенә килү дә тәҗрибә уртаклашу максатыннан икән.
– Бу бинаны карап, малларны асрау, ысул, технологияләрне дә биредә өйрәнеп китеп, үзебездә аның кайсыдыр якларын кулланып, шундый ук биналар төзергә ниятлибез, – дип сөйләде Мирзаһит Гатин. – Безнең районда да бу юнәлеш белән кызыксынучы егетләр бар. Аларга шуны күрсәтеп, проектта – кәгазьдә генә түгел, ә күз белән күреп китәргә килдек.
Мирзаһит Гатин сүзләренчә, сарык үрчетү дә соңгы елларда отышлы. Чирмешән районында бу юнәлешне үстерү өстендә дә эшлиләр.
– Һәр районда нәрсәдер күреп кайтып, шуны үзебездә дә кулланып, районны күтәрербез дип уйлыйм, – дип фикерләре белән уртаклашты Чирмешән районы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Радик Назыров.
– 2026 елда яңа программалар гамәлгә кертелде: фермерлык хуҗалыкларына, авыл хуҗалыгы кооперативларына, авыл туризмы буенча дәүләт ярдәме каралган, – дип аңлатып үтте Баулы района авыл хуҗалыгы һәм азык-төлекидарәсе җитәкчесе Альберт Талипов. – Республикада татар атлары юнәлешен күтәрергә телиләр. Сарыкчылык буенча да яңа программалар эшли башлады. Безнең район – таулы як, киләчәктә бу юнәлешләрне алып барасы килә.
Кунакларны каршы алып, һәрвакыт маллары янында йөргән, кайбер сорауларга төгәл җавап биргән ферма мөдире Селян Сарыева да бар иде. Ул “Исламгалиевлар” хуҗалыгында 2011 елдан бирле эшли. Гади сыер савучы эшеннән ферма мөдире вазыйфасына күтәрелгән. Малларны, бигрәк тә яңа туган бозауларны карарга ярата.
– Иң башта сыер савучы булып килдем. Аннары бозаулар карарга алындым. Бозауларны бик яратып карадым. Алар минем өчен кечкенә балалар кебек хәтта, – дип сөйләде Селян Сарыева. – Әле соңгы ике елда ферма мөдире булып эшлим. Шулай да эш җитәрлек, гади эшче кебек үк эшләрне алып барам, мал караучыга да ярдәм итәм. Иртән килү белән, бозауларны әниләре янына кертәбез, печән, фураж бирәбез. Аннары бозаулар аерылып кала, сыерларны тышка чыгарабыз. Төштән соң тагын шулай ук. Кайчан игезәк бозаулар туганы да бар. Андыйлар елына бер-ике була. Узган ел икәү булды, быел да ике сыер игезәк бозау китерде. Ул сирәк күренеш.
Кунаклар ферма мөдиренә: Бозауларны әниләреннән аерып алып калу кыенлык тудырмыймы, кечкенә бозауларны тәрбияләүдә авырлыклар юкмы?”– дигән сорауны бертавыштан бирделәр һәм уңай җавап ишеттеләр.
Чирмешәннән килгән хуҗалыклар җитәкчеләре һәр сүзне, фикерне исәпкә алып, баулылар кулланган алымнарны үзләштереп, алган тәҗрибәне үз җирлекләрендә кулланачакларын ассызыклап, рәхмәт әйттеләр.
Фото: Индира Сәйфуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев