Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулы районы балалары толерант булырга өйрәнә

Халыкара толерантлык көне уңаеннан, районыбызда балалар катнашында төрле чаралар үткәрелә. Татар Томбарлысы китапханәсендә «Без төрле, әмма һәрвакыт бергә»дип исемләнгән дуслык сәгате узган.

Китапханәче Эльвира Әхмәтҗанова кече яшьтәге мәктәп укучыларын "Толерантлык" төшенчәсе, аның килеп чыгышы, мәгънәсе белән таныштырган, проблемаларны тыныч юл белән чишүнең мөһимлеген аңлаткан.

"Чара барышында, милли аермаларга юл куймаска, һәрбер халыкны, аның йолаларын хөрмәт итәргә, бер-береңә ихтирам һәм игелек  күрсәтергә кирәклеге турында сөйләштек. Шулай ук, толерант аралашуның төп кагыйдәләрен истә тотып, балалар төрле биремнәр үтәделәр, уеннар уйнадылар", – дип уртаклашты Эльвира Әхмәтҗанова.

Сүз уңаеннан, Татар Томбарлысы авылында төрле милләт вәкилләре дус-тату һәм бердәм булып гомер итә.

Фото: Татар Томбарлысы китапханәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев