Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулы районы авылларында сайлау бара

Бердәм тавыш бирү көненә Кызылъяр халкы да актив рәвештә кушылды. Бүген алар Татарстан Республикасы Рәисен һәм җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлый.

Кызылъяр мәдәният йорты бинасында урнашкан 1038нче сайлау участогы нәкъ иртәнге сәгать 7дә ачылды. Сайлау комиссиясе рәисе Ленир Дәүләтшин иң беренче булып тавыш биргән Марсель Гыйбадуллинга бүләк тапшырды. Тәүге тапкыр сайлауда катнашкан яшьләргә дә истәлекле бүләк бирү каралган. Ә андыйлар Кызылъярда 12 кеше исәпләнә.

«Участокта тавыш бирүне күзәтүчеләр, хокук саклау органнары вәкиле кизү тора. Безнең участокта 962 сайлаучы теркәлгән, 86 кеше өйдә тавыш бирүне сайлады», – дип мәгълүмат бирде сайлау комиссиясе рәисе Ленир Дәүләтшин. 

Кызылъяр авылында сайлау, гадәттәгечә, актив уза. Авыл халкы төшкә кадәр тавыш бирергә күнеккән. Шундый актив сайлаучыларның берсе Альберт Шәйхетдинов та тормыш иптәше Роза ханым белән иртән үк сайлап куйды.

«Сайлауда тавыш бирү хокукы бирелгән икән, аннан файданырга кирәк, дип саныйм мин. Сайлауга килү ул – киләчәк өчен кайгыру, үз өлешеңне кертү. Битараф булмаска кирәк», – дигән фикердә тора Альберт Шәйхетдинов.

Гөлназ һәм Рафис Баһаутдиновлар да иртән үк тавыш биреп куярга булганнар. 14 сентябрь гаилә өчен истәлекле көн – уллары Азат сайлауда беренче тапкыр катнаша. Ул эштән соң, кичкә таба тавыш бирергә җыена.

Кызылъяр авылында уза торган сайлауның үзенчәлеге шул: бу көнне һәрвакыт ярминкә үткәрелә, аны җирле мәктәп коллективы, укучылар һәм ата-аналар бергәләп оештыра. Бу юлы ул мәдәният йорты каршында узды. Авыл халкы, сайлауда катнашып кына калмады, камыр ризыклары, кул эшләре һәм кышка әзерләгән кайнатмалар, салатлар сатып алды. 

Фото: Ләйсән Сәетгәрәева, Ленир Дәүләтшин / «Бавлы-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев