Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулы парлары алтын туйга җиттеләр

Кызылъяр авылында, иң якын һәм кадерле кешеләре кадер-хөрмәтендә, Фәнис һәм Роза Баһаутдиновлар алтын туйларын – бергә гомер итүләренең 50 еллык бәйрәмен – билгеләп үткәннәр. Аларны котларга ЗАГС бүлеге хезмәкәрләре дә килгән.

Авыл мәдәният йорты гөрләп торган бу көнне, чөнки  Баһаутдиновларны алтын туйлары белән тәбрик итәргә, рәхмәт сүзләрен җиткереп, әлеге истәлекле вакыйга белән сөенечләрен уртаклашырга балалары һәм оныклары, туганнары, күршеләре һәм дуслары җыелган.

Әлеге үзенчәлекле дата уңаеннан, Кызылъярга Баулы районы ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре дә килгән. Алар Фәнис һәм Роза Баһаутдиновларның мисалы – үз юлларын яңа башлаучы яшь гаиләләр өчен бәяләп бетергесез үрнәк һәм илһам чыганагы булуын билгеләп үткәннәр. Аларның ныклы гаиләсенә тирән хөрмәт билгесе буларак, юбилярлар алтын юбилярларның Мактау китабына имзаларын куйганнар. Шулай итеп, алар үзләренең лаеклы тормыш юлларын Баулы районы тарихына мәңгегә язып куйганнар.

Иң дулкынландыргыч һәм символик мизгелләрнең берсе – нәкъ 50 ел элек, туй көннәрендә, алар белән янәшә булган шаһитларның килүе. Бу тугры дуслар, Баһаутдиновларның бердәмлеген кабат раслап, алтын юбилярларның Мактау китабында имзаларын калдырганнар. Бу имзалары белән алар Баһаутдиновлар гаиләсе тарихына тирән хөрмәт хисләрен белдергәннәр.

Алтын юбилярларны Кызылъяр авыл җирлеге башлыгы Марсель Даутов та котлаган. Ул, гаиләне чын күңелдән котлап, ныклы һәм үрнәк гаилә булуларын һәм барлык авылдашлар өчен лаеклы үрнәк икәнлекләрен ассызыклаган, Баулы районы башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты тапшырган.

Фото: Баулы районы ЗАГС бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев