Баулы фронтовигы хатлары
Баулыда яшәүче Рима Бибарисова әтисе Әхәт Гобәйдуллинның Бөек Ватан сугышы вакытында фронттан язган хатларын “Баулы-информ” редакциясенә алып килде.
Әхәт Гобәйдуллин 1943 елның июлендә Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган. Ул тормыш иптәше Маһирәгә нибары өч хат җибәреп калган. Рима Бибарисова аларны кадерләп саклый һәм бу истәлекләрне “Хезмәткә дан” газетасы укучылары белән дә уртаклашырга булган.
Беренче хат
21 март, 1943 ел
Сагынычлы сәлам хаты
Дөньяда кыйммәтле дустым Маһирәм!
Сиңа үземнең яшь йөрәгемнән ялкынланып чыккан кайнар сәламнәремне җибәрәм. Йөрәгем белән шашып яраткан, күз нурларым булган кызым Римма белән углым Робертка күп сагынып сәлам һәм дә Минһаҗ җизни белән Фатыйма апага барча балалары белән күп сәлам һәм дә барча агай-энеләргә күп сәлам.
Сәлам соңында үземне сорасагыз, сау-сәламәтмен, сезләрне дә сәламәтләрдер дип беләмен.
Җаным Маһирә, тормышыгыз ничек? Балалар ничек? Роберт?
Әниләргә барып килеп торасызмы? Җизнинең әхвәле ничек, яхшы булдымы?
Фәрит армиягә киттеме? Самат белән Бәдертдиннән хат аласызмы?
Маһирә, җаным, мин күптәннән сездән хат алмыйм, сезнең әхвәлләрне белмим. Зиннәт кияү өйдәме? Разияның улы үстеме? Аларга хат язган идем, ләкин җавап булмады.
Хәлил абый өйдәме, яхшылармы, армиягә киттеме-юкмы?
Маһирә, җаным, үзең һаман шунда эшлисеңме? Колхозда эшләмәгәч кыен түгелме? Шулай, җаныем, ничек булыр инде, күрешә алырбызмы-юкмы?! Анысын киләчәктәге бәхет белә.
Мин Чкаловтан хат салдым, начар гына бер карточка да җибәрдем.
Мин Миңлекамал апаның Мәҗитен күрдем, озак сөйләшеп йөрдек. Миңлекамал апаның адресын биргән иде, эзләп таба алмадык, бәлки алар аннан күчеп киткәннәрдер.
Маһирә, җаным, миннән адрес килгәч, син хатны тиз-тиз генә язып тор. Миннән, җаным, озак вакыт хатлар килми калуы да мөмкин, чөнки вакыт, рөхсәт булмаска мөмкин.
Шулай итеп, җаным, берничә истәлек язамын. Бәлки бу гомерлек ядкарем булыр әле, Ватан өчен вафат булсам.
Исеңдәме, җаныем, унҗиде яшьтән
Чәчләр чәчкә бәйләнде.
Җиде ел гомер иткәч,
Дөнья арты белән әйләнде.
Алма кебек ике бала үстердек,
Ярты гомер – үткән чакларда.
Чәчкә кебек яшь гомеремне
Жәлләмәдем, киттем Ватан сакларга.
Түзә алмадым, мин дә киттем
Туган энеләрем артыннан.
Алар белән бергә җитәкләшеп
Фашистларның башын кисәргә.
Исеңдәме, җаным, Маһирә,
Искән җилләр калдылар бит,
Гөлләр чәчәген үткән.
Дүрт ел бергә идек, ялгыз
Үткәрерсең киләчәгең.
Сахраларга чыксаң, җаным, син күрерсең
Парлап үскән кызыл чәчкәне.
Шул чәчкәләргә карап искә ал,
Безнең дус яшәгән чакларны.
Без кайтырбыз
Сахраларда язгы сулар кипкәч.
Энеләребез белән фашистларны
Җир йөзеннән себереп түккәч.
Минем һәр аткан пулямнан
Фашистлар үләрләр.
Әгәр мин дә шунда үлеп калсам,
Совет туфрагына күмәрләр.
Ләкин миңа кирәк үлмәскә,
Миңа кирәк фашистларның башын кисәргә,
Сезнең янга илгә кайтып,
Яңа матур тормыш корырга.
Өзелә үзәк искә төшсә,
Сездән аерылган чакларым
Сакла, җаныем, үз гомереңдә
Иң ахыргы ядкарем.
Маһирә, җаныем, бәхил бул,
Урап кайтып, янә күрмәсәм.
Исән бул, җаныем, мәңгегә
Үзеңә яхшы гомер телә.
Тормыш минем сиңа булганын теләдем.
Икенче хат
15 май, 1943 ел.
Курск өлкәсендә бер кечкенә авылның тугаенда шомыртлыкта ял итәбез. Өч көн ял, ике көн сугышта булабыз. Кадерле балаларым, сезнең бәхетегезгә минем гомерем булса, бәлки исән-сау чыгармын сугыштан. Теләктә булыгыз. Сугышлар бик каты, шәфкатьсез, исән калуга һич ышаныч юк. Маһирә, әгәр мин кайта алмасам, елак булма, сабыр бул. Сиңа бит яшәргә кирәк, балаларны үстерүгә фәкать син җаваплы. Маһирә, әгәр миннән хат озак булмаса, хафа булмагыз, вакыт, форсат булмавы мөмкин. Үзегез тиз-тиз язып торыгыз. Сездән хат килсә, үзегезне күргән кебек булам, балаларымны кулга алып сөйгән кебек булам.
Маһирә, хатымның соңында сезгә истәлек язам, исегезгә алып укырсыз. Әгәр мин исән-сау кайтсам,бергәләп укырбыз, Алла бирсә.
Яңгырый яз, кыр казлары кайта,
Кар сулары ага басуда.
Атыш тынган чакта вакыт табып,
Кул яулыгым юам шул суда.
Кул яулыгым элеп куйдым талга,
Җил тибрәтеп аны киптерә.
Сизәм, балаларым, язның дәртле җиле
Сездән миңа хәбәр китерә.
Сагындыңмы, бәхет күгәрченем?
Мин сугышта, урман буенда.
Әкрен генә йомам күзләремне.
Җанландырам сине уемда.
һәрвакытта эзлим сезне, бәгърем
Бөдрә талларның арасыннан.
Озын чәчләреңне җилфердәтеп,
Шунда карап торасың сыман.
Ерагаябыз дип, кайгырма син,
Без дошманны куып барабыз.
Никадәрле ерак куа алсак,
Шул кадәрле якын арабыз.
Балаларым искә төшкән чакта
Сагынып әрни минем йөрәгем.
Тәрбияләп үстер, укыт балаларны,
Алар минем сиңа бүләгем.
Язлар җитсә, болыннарда йөрсәң,
Өзәрсең гөлләрнең чәчәген.
Үткән гомерләрдә бергә булдык,
Ялгыз үткәрерсең киләчәген.
Чәчәкләрдән кибән куяр идем
Язгы җилләр ачы исмәсә.
Сиңа өзелеп хатлар язмас идем
Сагынуым мәҗбүр итмәсә.
Бәлки мин исән дә булмам инде,
Барып җитәр минем хатларым,
Сакла бәгърем үз гомереңә
Иң ахыргы ядкарем.
Аерылсам да сездән, балаларым,
Яшьләремне күздән агызып,
Сездән башка миңа һич рәхәт юк,
Мин җырлыймын сезне сагынып.
Аерылсам да сездән, ай, сөеклем,
Мин сөярмен сезне гомергә,
Мәхәббәтем сиңа керәчәк бит
Минем белән салкын кабергә.
Маһирәм минем, сиңа шул теләгем:
Җир йөзендә рәхәт гомер ит.
Дөнья булгач килер төрле вакыт,
Авырлыклар килсә, сабыр ит.
Утырдым мин тауның итәгенә
Аякларым хәлләр алсын дип.
Язам сиңа актык сәламемне
Күкрәгеңдә мәңге калсын дип.
Өзелә үзәк, әрни йөрәгем,
Искә төшсә сездән аерылу.
Сакла җаным үз гомереңә
Бәлки, иң ахыргы хатым булыр бу.
Биек тауның башларында
Ап-ак карлар бар микән?
Балаларымны кулга алып,
Сөяр көннәр бармы икән?
Маһирә, без ял иткән һәм сугышкан җирләр шундый матур. Су буе, тугайлык ап-ак матур шомыртлык. Шомыртлар чәчкә аткан.
Кадерле балаларым, әгәр мин Ватаным, халкым өчен вафат булсам, шушы тугайда күмеләчәкмен. Кадерле балаларым! Әниегез ялгыз яшәячәк гомере буена. Һәр елны, шомырт чәчәк аткач, әниегезнең өстәленә шомырт чәчкәсе китереп куегыз. Ак чәчәкләр минем сезне сагынуымны, саф күңелемне аңлатыр.
Соңгы хат
26 июнь, 1943 ел
Сагынычлы сәлам хаты
Дөньяда кыйммәтле җан дустым Маһирәм! Сиңа үземнең якын дуслык сәламем тәкъдим итәмен һәм сау вә сәламәт кайтырга ышанып каламын, һавада ике күз нурым булган балаларыма яңгыр-яңгыр сәлам белән, нурлы йөзләреннән үбеп калам, һәм дә җизни белән апама да сагынып сәлам, һәм дә барча иркәләргә, карендәшләргә күп сәлам. Сәлам тәмам, җаным Маһирә.
Синең 25 мартта язган беренче хатыңны алдым. Исәнлегегезне ишетеп, бик шатландым, Маһирә, җаным, ничек хатны кыска язасың. Нигә Саматларның адресын җибәрмәдең. Басыйгалар кайда торалар, аларның да адресын язарсың. Фатыйма апаларның әхвәлен язмагансың. Минем җырлар җибәргән хатларны алганлыгыңны да язмыйсың. Карточка җибәргән идем әнигә, фронттан 40 сум акча җибәргән идем. Хотя күп түгел. Хат килүгә сәлам кайтар.
Фото: Рима Бибарисова шәхси архивы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев