Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулы балалары район тарихы белән таныша

Баулы районының 95 еллыгы һәм Шәһәр көне уңаеннан, районда төрле чаралар үткәрелә. Мәсәлән, Татар Томбарлысы авыл китапханәчесе Эльвира Әхмәтҗанова балалар өчен “Туган ягым – таулы Баулым” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате оештырган.

Татар Томбарлысы китапханәсендә ел дәвамында Баулы районы, якташларның китаплары турында күргәзмәләр эшли. Авыл китапханәчесе Эльвира Әхмәтҗанова шул күргәзмәләр янында 2-4 сыйныф укучылары өчен мәгълүмат сәгате үткәргән.

“Иң элек мин Баулы авыллары турындагы китапка күзәтү ясадым, анда безнең авыл турында да язылган, – дип хәбәр итте китапханәче. – Балалар кызыксынып тыңладылар. Китаптагы фотоларны караганда, кемнәрдер үзләренең әби-бабаларын да таныдылар. Кайберләренең бабалары колхозда эшләгән, әбиләре укытучы булган”.

Чара күргәзмә янында әңгәмә формасында узган. Эльвира Әхмәтҗанова Баулының тарихын сөйләгән, виторина үткәргән. Балалар, районыбызның танылган кешеләре, күренекле шәхесләре, истәлекле урыннары турындагы сорауларга җавап биреп, үзләренең белемнәрен күрсәткәннәр.

“Минем максат балаларга Баулы турында күбрәк мәгълүмат бирү, аларны туган якны яратырга, сакларга өйрәтү иде”, – ди китапханәче.

Шунысы кызык булган: балалардан Баулы районында ничә авыл барлыгын сорагач, өч авыл, дип җавап биргәннәр – Томбарлы, Миңнегол һәм Шәмәй.

“Безнең Баулы районының авылларга бай булуын әйттем, һәрберсе турында кыскача гына сөйләдем. Ул авылларны балалар белә, тик безнең районга керүләрен белмиләр булып чыкты. Безнең районда егермедән артык авыл бар дигәч, шаккаттылар”, – ди Эльвира Әхмәтҗанова.

Китапханәче Баулы районында төрле милләтләрнең дус булып яшәүләрен, Шәһәр көнендә Баулыда аларның милли өйләр ясауларын, һәрберсе үзенең гореф-гадәтләрен, көнкүрешен, милли ризыкларын, милли киемнәрен күрсәтүен сөйләгән.

Фото: Татар Томбарлысы китапханәсе архивы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев