Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулы автомобильчеләре өчен яңалыклар

Быел машина йөртү таныклыгы срогы чыкса, аны алыштырмасаң да ярый – ул автомат рәвештә өч елга озайтыла. 2025 елда автомобильчеләр өчен тагын берничә мөһим яңалык бар.

Машина йөртү таныклыгын алыштыру
Россиялеләрнең машина йөртү таныклыгы срогы 2025 елның 31 декабренә кадәр чыга торган булса, аның гамәлдә булу вакыты өч елга озайтыла. Хөкүмәтнең 2269нчы санлы карары (23.12.2023) моңа нигез булып тора. 
Дәүләт автоинспекциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәкми – машина йөртү таныклыгы автомат рәвештә озайтыла. Яңаны алу яки булган таныклыкка үзгәрешләр кертү таләп ителми. Әгәр дә яңа таныклык алу зарурлыгы туса, моны гадәти тәртиптә эшләргә мөмкин.
Ләкин түбәндәге очракларда машина йөртү таныклыгын алыштыру таләп ителә:
•    машина йөртүченең шәхси мәгълүматы үзгәрсә;
•    таныклык яраксыз хәлгә килсә яки андагы мәгълүматны карап булмаса;
•    таныклык югалса яки урласалар;
•    машина йөртүченең сәламәтлек торышы үзгәрсә һәм машина йөртүгә каршы күрсәтмәләр барлыкка килсә;
•    таныклык ялган документлар нигезендә яисә кагыйдәләрне бозып бирелсә.

Документларны иминият компаниясенә электрон рәвештә җибәрергә була
2025 елдан башлап, иминият компаниясе белән аның рәсми сайты яки мобиль кушымтасы аша документлар алмашырга мөмкин. Иминият түләве өчен раслаучы документларны электрон рәвештә җибәрергә, шулай ук иминият компаниясеннән ремонтка юллама алырга ярый.

Кайбер кагыйдә бозулар өчен штраф күләме артты:
•      иминлек каешын эләктермәгән өчен: 1000 сумнан 1500 сумга кадәр;
•      тизлекне 20-40 км/сәгатькә арттырган өчен: 500 сумнан 750 сумга кадәр;
•      проезд на красный свет: 1000 сумнан 1500 сумга кадәр;
•      управление в нетрезвом виде: 30 000 сумнан → 45 000 сумга кадәр.
Штрафны 30 көн эчендә түләгән очракта, 25 процент ташлама каралган.

Исәпкә куяр өчен ОСАГО таләп ителми
Хәзерге вакытта ОСАГО полисын машинаны сатып алганнан соң 10 көн эчендә рәсмиләштерергә кирәк. 
 
2025 елның 1 мартыннан мондый таләп гамәлдән чыгарыла, машинаны теркәгәндә ОСАГО булу-булмауны тикшермәячәкләр. Ләкин машинаны бу полистан башка кулланырга ярамый.
Прекращение регистрации – сразу после продажи автомобиля.
Гамәлдәге кагыйдәләр буенча, машинаның яңа хуҗасы аны 10 көн эчендә исәпкә куймаган булса, элеккеге милекче автомобиль теркәвен туктата ала.
2025 елның 1 мартыннан башлап, түбәндәге очракларда моны шунда ук дәүләт хезмәтләре порталы аша эшләргә була:
•    сатып алу-сату килешүе дәүләт хезмәтләре порталы аша төзелсә;
•    килешү нотариуста расланса;
•    машина хуҗасы суд карары буенча алышынса.
Кәгазь килешү белән теркәлүне, 10 көннән соң, ДАИга барып кына туктатырга мөмкин булачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев