Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Баян моңын юлдаш иткән

Талантка чикләр юк. Һәм бу чынлап та шулай. Сәләтле кеше – ул төрле яклап камиллеккә, яңалыккка, үз- үзен тагын да үстерүгә омтылып яши, җәмгыятьтә, кешеләр арасында үз урынын таба. Алдагы язмабыз герое баулылы Фәүзия Габбас кызы Гарәева турында.

Яшел Үзән районы Карашәм авылында укытучы гаиләсендә туып үскән Фәүзия Гәрәеваның гомере Баулы районында үткән. Ул “Виктория” балалар бакчасында 35 ел музыка җитәкчесе булып эшләгән. Бүгенге көндә китапханәдә уза торган мәдәни чараларны бизәүче, алыштыргысыз баянчы ул.

– Безнең оешмабызның йөзек кашы ул Фәүзия апа Гарәева. Барыбызга дәрт- дәрман өстәп, биетеп, җырлатып кәефләребезне күтәреп торучы. Барыбызны да “ду” китереп йөртә Фәүзия апа. Һәр үткәргән чарабызга ямь өсти ул, җырлый да, бии дә, шигырьләрне дә матур итеп укый. Китапханәдә уздырылган, район, республика конкурсларында, акцияләрдә катнаша. Ул дипломнар, грамоталар ала. Ул безнең иң актив кешебез, – ди Гаилә белән уку китапханәсе мөдире Рәзифә Хафизова.

Фәүзия апаның гармунда уйнарга өйрәнүе дә юкка түгел. Ул әтисе васыятен үтәгән. Ул гына да түгел, алар гаиләсендә егермегә якын баянчы булуы соклану хисләре уята. Фәүзия Габбас кызы өченче класста укыганда ук сәхнәдә йөреп чыныгу алган.

– Без гаиләдә биш бала үстек. Әткәй сугыш инвалиды булып кайткач бик каты гармунда уйныйсы килгән, сугыштан кайту белән энесенә гармун алып биргән һәм, уйна, Әхмәт, балаларымны да өйрәтәм дигән, – дип сөйли Фәүзия апа. – Бүгенге көндә безнең бишебез дә, оныклар, племянниклар, кияүләр, әтинең һәм әнинең энеләре- барысы да 18 кеше гаиләдә гармунчы булдык. Алар төрле гармуннарда уйныйлар.

Бүгенге көндә дә баянда уйнау, башкаларга моң- илһам биреп яшәүне Фәүзия апа үзенең бурычы итеп тоя. Кайда гына булса да, аны көтеп алалар.

Нәрсәсе кызык – әнкәйнең энеләре, әткәйнең энеләре, авыл халкы Сабантуена чыга бит инде, әле дә шулай, элегрәк тә шундый матур гадәт иде авылыбызда, – дип сөйләде Фәүзия Габбас кызы. – Туган йортка җыелсак, бәйрәм, очрашуларга кайтсак та бөтенесе үзенең гармуннарын алып кайта. Җыелышып уйнаулары – үзе бер бәйрәм. Безне күргән- белгән авылдашлар өйрәнеп бетте инде. Әле дә бишебез очрашуга кайтсак, капка төбенә чыгып бәйрәм ясыйбыз. Ай, Габбас абыйның балалары кайткан дип авыл башыннан ишетелгәч үк халык җыелып килә. Рәхәтләнеп күңел ачып, бәйрәм ясап китәбез.

Фәүзия апа Баулыга эшкә юллама белән килә һәм биредә тормышка чыгып, гомерлеккә яшәп кала.

– Унынчы классны бетергәч, журналистика бүлегенә керәсем килгән иде, тик балларым җитмәде, университетка керә алмадым. Бөтенләй үпкәләп диимме соң инде Зеленодольскның стройтрестына киттем дә эшкә урнаштым. Анда өч ел эшләдем, – дип сөйләде Фәүзия ханым. – Анда шулкадәр тырышып эшләгәнмен, аз гына эшләвемә карамастан, зур бүләкләүгә лаек булдым. Оешмабыздагы эшчеләргә Ленинның 100 еллыгына медаль бирелергә тиеш иде. Тик ул бригададан бер ветеранга һәм бер актив комсомолга гына тиеш икән. Мин шунда эләктем бит актив дигәненә һәм миңа медаль тапшырдылар. Шул елларда кич белән баянистлар курсына укырга Казанга да барып йөрдем. Соңрак культура институтына барып кердем мин. Ул вакытта Ленинград филиалы иде ул. Студентлар арасында бер миндә генә музыка грамотасы юк иде. Шулай да әйбәт кенә укыдым, 4-5 билгеләренә генә тырыштым. Аннан юллама белән Баулыга килдем. 1975 елдан Баулыда яшим.

Фәүзия апа күптән лаеклы ялда булса да, кул кушырып утырмый. Ветераннар өчен оештырылган спорт түгәрәгенә, гарәп теле нигезләрен өйрәнү курсларына, китапханәдә оештырылган чараларга бик теләп йөри, үзенең нәселенең, туган авылының шәҗәрәсен төзүне дәвам итә. Бүгенге көндә авылы гармунчылары хакында да мәгълүмат туплый ул. Шәҗәрә эшен иң башта аның авылдашлары, соңрак әтисе дәвам иткән.

– Авылыбыз шәҗәрәсен 1928 елда төзи башлаган булганнар. Гарәп теленнән аны авылның ике мулласы күчереп язган. Чөнки ул башта гарәп телендә язылган булган. Әткәй аны кириллицага күчерде 1967 елны, – дип авыллары шәҗәрәсенең башлангычы хакында сөйләде Фәүзия апа. – Элек динебезгә каршы эш алып барылган заманнарда авыллардагы бөтен өй буйлап йөреп гарәп китапларын бетергәннәр бит. Мулланың энесе Сәлимгәрәй атлы булган, алар елга буенда торганнар, ярга чокыр казып, шушы шәҗәрәне, төрле гарәпчә язылган китапларны бер чиләккә салып, күмеп куйган. Шулай итеп авылның шәҗәрәсенең гарәпчәсен ул саклап калган. Шулай ук коръән, иман шарты, күп кенә догаларны безнең көннәргәчә саклаган ул. Аңа халык бик рәхмәтле. Шуны әткәйләр яңартып, өстәп, яңа туганнарны кабат-кабат өстәп язып бардылар. Әткәй исән чагында һәр кеше кайтып, Габбас абый, безнең бабай кем булган, аларның тамырлары кем, диләр иде. Әткәй аларга шуны күчереп бирә иде. Халык үзенең чыгышын, нәселен белсен өчен бик тырышты. Шуның берсен электрон вариантта да ясады бер авылдашыбыз. Ул мәчеттә саклана. Ә бит без мәктәптә укыганда аның белән бик кызыксынучы да булмады. Ә әткәй тарих укытучысы иде, гел әйтә иде, атаң, анаң, әбиең- бабаңнарның исемнәрен белегез дип.

Фәүзия апа эшләгән елларында кул эшләре буенча да төрле бәйгеләрдә катнашкан, ә бүген оныкларына да бәйгеләрдә катнашырга ярдәм итә. Габдулла Тукай туган көне бәйрәменә багышланган конкурска атап эшләгән кул эше дә зур соклану уята. Тулы бер шигырьне гарәпчә язып, махсус материалда чиккән ул.

Тынгысыз җанлы, гаиләләренең генә түгел, бөтен нәселләренең барлык истәлек, хатирәләрен, тарихны барлап яшәүче кешеләр барында халкыбыз мирасы югалмас, йолалар сакланып киләсе буынга җитәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев