Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Ял итүчеләр ачык бассейн территориясен пычраталар

Адәмне адәм иткән әдәп - иртән-иртүк Баулы телевиденисе операторы белән ачык бассейн территориясенә килгәч, шул мәкаль искә төште.

Иртәнге сәгать алтыда бирегә килүебез очраклы түгел иде, билгеле. "Хезмәткә дан" газетасы редакциясенә бер шәһәрдәшебез шалтыратып, биредә ял итүчеләр кеше хезмәтен санга сукмауларыннан зарланды. Барып күрергә булдык.

Чыннан да, бассейн хезмәткәрләре территорияне җыештыруга керешкәнче, биредәге күренеш кәефне кырырлык. Бассейн тирәли куелган чүп савытлары янында сыра һәм аракы шешәләре, палстик шешәләр, салфеткалар, кәгазь чүпләре аунап ята.

Нефтьче пенсионер Альберт абый биредә көн саен су коена. Су яхшы, ди, әмма биредәге тәртипсезлеккә күңеле әрни.

- Нефтьчеләр бассейнны төзекләндерүгә күпме акча тотты. Һәм менә шундый мөнәсәбәт кешеләрдә, - ди ул. - Көннәр кыздыра башлаганнан бирле шундый тәртипсезлек. Шимбә иртәсендә биредә өч исерек ята иде. Бөтен җирдә калдык-постык, сыра, аракы шешәләре. Ә бит кагыйдәләрдә бассейн территориясендә исерткеч эчемлекләр эчмәскә, чүпләмәскә, этләр алып килмәскә дип язылган. Ә комда эт эзләре буа буарлык. Этләре белән йөрүчеләргә гел әйтәм, йөрмәгез монда, парк зонасына барыгыз, дим. Юк, аңламыйлар. Бу хәл белән бергәләп көрәшергә кирәк. Җитәкчелек, полиция белән бергә. Мондагы ике карт каравылчыдан ни мәгънә? Алар кагыйдә бозучыларга кисәтү ясыймы инде? Юк. Аларны штатта тоту да кирәк түгел. Ул акчаны полициягә бирсеннәр, алар күзәтеп торыр иде.

Альберт абый сүзләренчә, бассейн янындагы ком да суның сыйфатын начарайта. Биредә газон булса яхшырак, ди.

- Иртәләрен биредә аракы эчеп утыручылар да булгалый, - ди бассейнда су коенырга яратучы тагын бер баулылы Мөслим Сөләйманов. -Безнең халык ял иткән бөтен җирдә пычрак кала. Кешеләр урна тулы икәнен күрсә, җиргә ташлап китә, икенчесенә илтеп салсалар ни була? Алар артыннан җыештырып йөрергә тиешләр дип уйлыйлармы?

Аның сүзләре белән килешми мөмкин түгел. Чыннан да, халык ял иткән урыннар бик еш пычранып кала. Газетада күпме генә язсак та, чүп ташламагыз дип, күпме генә үгетләсәк тә, нәтиҗәсе булмаячак. Культурага мәктәп эскәмиясеннән үк өйрәтергә кирәк, диләр. Тик бала культурасы булмаган әти-әнисеннән үрнәк ала шул.

Җәзага тарту булмаса, тәртип тә булмаячагы көн кебек ачык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев