Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстан Республикасы Әлмәт территориаль куллану базарында закон бозуларны кисәтү буенча алкоголь инспекциясе бүлеге мөдире белән очрашу

2018 елның 20 июлендә Баулы муниципаль районында "Милосердие" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Әлмәт территориаль куллану базарында закон бозуларны кисәтү буенча алкоголь инспекциясе бүлеге мөдире Залятова Лилия Миннеганиевна "Кулланучыларның хокукларын яклау һәм алкогольнең зыяны" турында лекция үткәрде.

Очрашуда өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә ярдәм алучы гражданнар, учреждение хезмәткәрләре, коммерциячел булмаган Баулы районы инвалидлар оешмасы вәкилләре, әлеге оешманың рәисе Мортазина Х. Г. катнаштылар. Очрашу Баулы районы инвалидлар оешмасы рәисе Мортазина Х.Г. тарафыннан оештырылды.

Залятова Л. М. үткәргән лекция кысаларында түбәндәге мәсьәләләр каралды :

- кулланучыга сыйфатсыз азык-төлек яки товар сатып алган очракта нәрсә эшләргә;

- кулланучыга коммуналь хезмәтләр күрсәтүне өзгәндә ничек эш итәргә;

- дөрес итеп судка мөрәҗәгать итү;

- страховка өчен кредитны кайтару;

- дәгъва кагәзен дөрес тутыру;

- алкогольнең кеше организмына зыяны;

- сыйфатсыз продукция куллану нәрсәгә китерергә мөмкин һәм кулланучылар ихтыяҗын яклау өлкәсендә булган башка күп төрле мөхим сораулар.

Лекция ахырында һәр катнашучыга мәгълүмати буклетлар таратылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев